Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Афәрин, беренчеләр!

Безнең күрше бүлмәдә быел 1нче б класс укучылары укый.

Безнең күрше бүлмәдә быел 1нче б класс укучылары укый. Беренче көннән үк һәрьяклап бик актив тоталар үзләрен. Беркөнне түзмәдем, озын тәнәфестә яннарына кереп чыгарга булдым. Барысы да эш белән мәшгуль булып чыктылар беренчеләр. Алларында мин яратып укый, һәрдаим язмаларымны бастырган, бәйгеләрендә катнашкан «Көмеш кыңгырау» газеталары ята. 

Иң беренче партада ребуслар чишеп утыручы малайлар — Абдуллаһ һәм Муса янына киләм.
– Без «Көмеш кыңгырау» газетасындагы ребусларны чишәргә яратабыз, — дип сүз башлады Абдуллаһ.
– Ә мин мәзәкләрне яратып укыйм, — ди Муса.

Күрше партадагы кызлар — Камилә һәм Зәлинә бик матур итеп рәсем буяп утыралар.
– «Көмеш кыңгырау»ның һәр яңа санын көтеп алабыз. Чөнки андагы рәсемнәр бик ошый, – ди кызлар.

Тырышып-тырышып рәсем ясап утыручы Самат белән Аяз янына киләм.
– Безгә укытучыбыз «Юл һәм мин» дигән бәйге турында сөйләде. Без анда катнашырга рәсем ясыйбыз, – диләр егетләр.
– Ә мин рәсемемне инде җибәрергә дә өлгердем, – дип безнең янга йөгерә Ясмин.
– Без әнием белән әкиятләрен укырга яратабыз, – дип сүзгә кушылды Йосыф. – Кечкенә энем дә аларны рәхәтләнеп тыңлый.
– Мин кроссвордлар һәм сканвордлар чишәргә яратам, – дип елмая Риназ.

Диләрә белән Әминә укытучылар көненә шигырь эзләү белән мәш килсәләр, Сафия һәм Алмир «Өлкәннәр көне»нә стена газетасы ясарга ярдәм итәләр.

Ә мин серле генә елмаям... Димәк, беренче көннән үк иҗат эшенә чумганнар «күршеләребез». Чөнки аларның укытучылары — минем әнием. Нәрсә әйтим, уңышлар юлдаш булсын сезгә, беренчеләр.

Шакирова Илзия, Актаныш Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының 2нче В классы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев