Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әдәби кичәдә язучы белән очраштык

17нче ноябрьдә Чаллы Татар драма театрында язучы һәм шагыйрь Лилия Гыйбадуллина белән очрашу булды.

17нче ноябрьдә Чаллы Татар драма театрында язучы һәм шагыйрь Лилия Гыйбадуллина белән очрашу булды. Әдәби кичәдә авторның “Бишенче гомер” повесте буенча әңгәмә үткәрелде. Фантастик жанрда язылган әсәр укучыларда кызыксыну уятты. Әсәр мавыктыргыч сюжетка нигезләнеп язылган. Повесть заманча булуы белән дә укучылар күңеленә хуш килде. Язучы замана баласы кебек фикерли, балаларны кызыклы маҗаралар дөньясына алып керә, шуңа күрә әсәрне бер сулышта укып чыктым. Әсәрнең төп герое Әмир маҗаралары беркемне дә битараф калдырмас дип уйлыйм. 
Әдәби кичәдә шәһәребезнең күренекле язучылары һәм шагыйрьләре Факил Сафин, Әлфия Ситдикова, Лилия Фәттаховалар да катнашты. Алар әсәр турында уңай фикерләрен белдерделәр.

Камилә Нургатина, 54нче гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев