Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әбием үткәргән каз өмәсе

Элеккеге каз өмәләренең үткәрелеше турында мин үземнең әбиемнән сорарга булдым.

Каз өмәсе йоласы.
Каз өмәсе - борынгыдан килгән күркәм гадәт. Каз өмәсе – ул күңел ачу, матур итеп
аралашу, үзеңне күрсәтү дә булып торган. Каз мамыгыннан ястыклар, мендәр ясаганнар.

Каз итен аш-су пешерүдә бик файдалаганнар.

Мине әлеге күркәм гадәт бик кызыксындырды, миндә хәзерге каз өмәләре элек
үткәрелгәннәреннән ни белән аерыла дигән сорау туды. Элеккеге каз өмәләренең
үткәрелеше турында мин үземнең әбиемнән сорарга булдым.

Әбием Заһидуллина Фәймә Сабир кызы утыз алты ел китапханәче булып эшләгән.
Пенсиягә чыгар алдыннан әбиемә Арча районы үзәк китапханә директоры Осина Любовь Михайловна каз өмәсе оештырырга тәкъдим иткән. Әбием бу эшкә бик теләп алынган.

Бу эштә мәктәп коллективы, аның җитәкчесе Шәвәлиева Рәмзия Азат кызы, аның
урынбасары Гарифҗанов Мәсхүт Зариф улы, мәдәният хезмәткәрләре Сибгатуллина
Тәслимә, Гатауллина Миләүшә апалар, Ашытбаш колхоз идарәсе җитәкчесе Инсур
Вәлиев, авыл халкы ярдәм иткән.

Башта яшьләр авыл мәдәният йорты янына җыелып, гармуннар уйнап өй саен кереп каз йолкыган кызларны алып чыкканнар. Беренче алар Мәрьям апаларга, Зарифа апаларга кереп каз юарга кызларны су буена алып киткәннәр. Көн бик салкын булган. Шулай да, казларны юып, түгәрәктә биеп такмаклар әйтешкәннәр, гармун моңы да яңгыраган.

Шуннан соң бу чара колхоз ашханәсендә дәвам иткән. Борынгыча Зарифа апа пешергән баш-аяк бәлешеннән, төрле милли ризыклардан авыз иткәннәр.
Бу чараны Арча үзәк китапханәсеннән һәм авыл китапханәчеләре карарга килгән. Алар
киткән чакта үзләренең уңай бәяләрен биреп, үзләрендә дә мондый чараны үткәрү теләге белән киткәннәр.Чараның ничәнче елда үткәргәннәрен тәгаен әйтә алмыйлар, ләкин чамалап 1997-1998 елларда дип фаразлыйлар. Каз өмәсе турында язма «Мәгариф» журналында басылып чыккан. Һәм безнең исәпләр буенча бу йола Татарстан буенча беренчеләрдән булып үткәрелгән.

Хәзерге вакытка килгәндә, әлеге йолага яңа сулыш бирәләр. Безнең Ашытбаш
авылының мәдәният йорты директоры Фәйзрахманова Айгөл апа үз урамнарында
күршеләрен, туганнарын җыеп бу чараны яңадан оештыра.

Каз өмәсе – чыннан да, искиткеч күркәм гадәт икән. Әлеге йола турында мәгълүмат
туплау, үзем өчен дә бик файдалы, кызыклы булды. Татар халкының күркәм йолалары
беркайчан да онытылмасыннар, һәрвакыт үткәрелеп торсыннар иде.

Заһидуллина Дилә, Арча районы Ашытбаш авылы Габдулла Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе, 10 нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев