Әби-бабайлы булу рәхәт!
Яратып укый торган «Көмеш кыңгырау»ым, ничек синең белән шатлыгымны бүлешмим ди.
Әбием! Бабам! Дәү әнием! Дәү әтием! Нинди матур яңгырый бу сүзләр! Нинди зур бәхет бит оныклар өчен әби-бабайларының мәхәббәтен, җылысын тоеп яшәү! Саба район балалар китапханәсенең актив китап укучыларына әби-бабалары белән Илсөяр апа һәм Әдилә апа «Әби-бабайлы булу рәхәт!» дип исемләнгән бик матур чара үткәрделәр. Миндә әлеге чарада Шәйхеразый дәү әтием, Фирзалия дәү әнием белән катнаштым. Китапханәдән чакыру алгач та, әби белән бабам бик куандылар, минем актив китап укучы булганга. Әбием-бабаем бик яраталар китап, газета укырга. Аларга кунакка килгәч тә, алар укыган әсәр турында сөйләшмичә калганыбыз юк.
Саба район китапханәсендә узган «Әби-бабайлы булу рәхәт!» чарасы Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән апа Билалованың котлавы белән башланды. Бәйрәм китапханәче апалар әзерләгән: «Минем әби-бабаем», «Педагог әби-бабай», «Җитез бабай», «Сорау бирә әбиләр, ни диярләр бабайлар?»һ.б. кызыклы уен-биремнәр белән дәвам итте. Һәр бирем арасында без, оныклар, әби-бабаларыбызга матур шигырь-җырлар бүләк иттек. Хәттә, язучы Нәбирә Гыйматдинова, халык артисты, татар актеры Әсхәт Хисмәтов, эстрада артисты Җәвит Шакиров әби-бабаларыбызга бәйрәм котлауларын видеоэлемтә аша җиткерделәр. Чара ахырында китапханә һәм без әзерләгән бүләкләрне әби-бабайларга тапшырдык. Бәйрәм бик күңелле узды.
Лиана Тимергалиева, 7 нчы сыйныф укучысы, Саба районы, Килдебәк урта мәктәбе.
7 сентябрь - Россиядә оныклар көне
Фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев