Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Абдулла Алиш әкиятләре

Абдулла Алишның могҗизаи әкиятләре белән танышырга теләүче китап сөючеләрне Чаллы үзәк китапханәсендә көтеп калабыз!

Танылган шәхесләребез Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш һәм аларның фикердәшләренең, көрәштәшләренең 1944 елның 25нче августында
фашистлар лагерындагы тоткынлыкта батырларча һәлак булуларына быел 80
ел тула. Абдулла Алиш та бар кыю гамәлләре өчен I нче дәрәҗә Ватан сугышы
орденына лаек булган инсан.

Билгеле, ил халкы әлеге унбер татар каһарманы турында беркайчан да
онытмый! Алар хакында фильмнар төшерелгән, китаплар язылган. Һәйкәлләр
һәм бюстлар да урнаштырылып кына тора. Муса Җәлилнең якын дусты, балалар
язучысы Абдулла Алишның әкиятләре нәшриятларыбызда басыла. Алар ул үзе исән
чакта да еш нәшер ителгәннәр һәм бик популяр булганнар. Алиш әкиятләре
безне бай, кызыклы, җанлы эчтәлекле булулары белән үзләренә тартып тора.
Алиш китапларына аның тарафыннан тәрҗемә ителгән башка дәүләт
әкиятләре дә һәрчак өстәлә, әйтик, Африка, Төрекмәнстан, Латвия халык
әкиятләре... Мәшһүр балалар язучының «Куян кызы», «Бикбатыр белән
Биккуркак», «Чукмар белән Тукмар», «Бик яхшы сабак алды ябалак», «Каз
белән Аккош», «Песиләр һәм күселәр», «Нечкәбил», «Мактанчык Чыпчык
һәм тыйнак Сыерчык» кебек могҗизаи әкиятләре белән танышырга теләүче
китап сөючеләрне Чаллы үзәк китапханәсендә көтеп калабыз! Җәйге
челләдә Кояш нурларыннан качып, Абдулла Алишның егермедән артык
мавыктыргыч әкиятләре белән танышып чыгарга теләүчеләр, безгә рәхим
итегез!

Заһирә НИГЪМӘТУЛЛИНА,
Яр Чаллы үзәк китапханәсе хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев