Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ә без бүген балыкта!

Кәттә күренеп, «Ә без бүген балыкта!» диясе килә. Абыйга ияреп күрше авылдагы ясалма күлгә барып кайттым.

Кәттә күренеп, «Ә без бүген балыкта!» диясе килә. Абыйга ияреп күрше авылдагы ясалма күлгә барып кайттым. 

Бу эшкә, бигрәк тә процессына үземне бик хирыс дип әйтә алмыйм. Инде күптәннән максатчан рәвештә балык тотарга барган юк иде. Теләк булмагач, үзеңне күндереп булмый шул... 

Шулай да кечкенә шатлыгым белән уртаклашасым килә: бүген мин үземнең беренче балыгымны тоттым! (гәрчә табигатькә, зур сулык янына чыгып керер өчен дип иярсәм дә).

Баштарак кармакка эленгән суалчаннарны үз итүчеләр булмады. Нәтиҗәсе уңышлы булмас ахры дип, башка җиргә барып утырдык. Балык чиертмәү белән шундый уй килде башыма: алар бит су хайваннары, ничек инде шулай була торып, гомердә бер генә күрә торган җир суалчаннарын яратырга тиешләр?

Яңгыр суалчаннары, дөрестән дә, сулыкларда яшәми. Неметаморфа дигән төре бар, әмма ул да бит аның тулаем копиясе түгел, әлеге чуалый күпкә нәзек, төсе дә башкарак, иң мөһиме — ул су төбендә үк яши. 

Интернет төпкелендә казынгач, шундый мәгълүматләргә тап булдым. Фикерләр күп төрле: кемнеңдер әйтүенчә, балыклар күп, ә аларга азык буларак килгән әйберләр азрак, шуңа күрә бу хайваннар нәрсә күрсә, шуңа ябыша. Гадәте буенча ягъни. Аңа өстәп ул әле аксымлы азык та.

Кайберәүләрнең фикеренчә балыкларың моңарчы да яңгыр суалчаннары белән очрашканнары бардыр, чөнки алар якындагы кырда, яр буенда паводок белән агып килә алалар. Миңа шәхсән күбрәк бу вариант ошый: әлеге хайваннар бар нәрсәне ашаучы, ит исен тоеп аларда табышларына карата күбрәк кызыксыну уяна.

Сез дә балыкка йөрисезме соң? Ниндиләре эләгә? (Фотодагысы бик кечкенә, чебиләрнең күңелен күрер өчен дип кенә  махсус тотабыз).

Азалия Сабитова, Арча районы, Ашытбаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев