Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Юлларыбыз имин булсын!

Актаныш районы Актаныш авылы «Әтәчкәй» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәтәләр.

Балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту, светофор, юл билгеләрен дөрес итеп куллана белү, игътибарлылык тәрбияләү максатыннан Актанышның 4нче «Әтәчкәй» балалар бакчасында уртанчылар төркеме белән  «Юл йөрү куркынычсызлыгы» атналыгы үткәрелде.

Балалар белән светофор янына максатчан прогулка оештырылып, рәсем шөгылендә алган белемнәре ныгытылды. Ата-аналар белән юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту максатыннан, КВН уены оештырылды.  Төрле кызыклы сораулар, биремнәр, урамда, юлда килеп чыгарга мөмкин булган мәсьәләләрне хәл итүләр булды. Ата-аналар да, балалар да бик актив булдылар, һәрберсе үзләренең фикерләре белән уртаклашты.

Актанышның 4нче «Әтәчкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлчәчәк Ардуанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев