Көмеш кыңгырау

Җылы булсын гаилә учагы

1995нче елдан бирле 15нче май Рәсәйдә Халыкара гаилә бәйрәме буларак билгеләп үтелә.

Һәр кешегә җылы учак, тыныч почмак кирәк, чөнки кеше үз гаиләсендә ял итә, рухи көч җыя. Әйе, тормыш йөген алга тартып бару өчен, кеше көчне нәкь менә гаиләдән алырга тиеш. Гаилә ул - җылы учак дип халык тикмәгә генә әйтмәгән. Гаиләдәге һәр кешенең бер-берсенә мөнәсәбәте, мөнәсәбәте генә түгел карашы да җылы булырга тиеш, минемчә. Нинди генә хәлләрдә дә гаилә ныклыгын саклый белергә кирәк.

Хәзерге яшь буын гаиләгә карата нинди мөнәсәбәттә соң? Гаиләдә ата-анага хөрмәт нинди хәлдә бүген? Ир хакын, хатын хакын, бала хакын хаклап яшиме хәзерге көндә яшьләр? Бу сорауларга җавап эзләү максатыннан 16нчы май көнне шәһәр үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге үзендә кунаклар кабул итте.

Түгәрәк өстәл артындагы әңгәмәнең төп таянычы итеп Айгөл Әхмәтгалиеваның «Ак читек» китабы алынды. Әлеге җыентыктагы әсәрләр нәкь менә гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында. Нургаян белән Зәйтүнә кебек («Ак читек») уңай геройлар да, Фәния кебек («Күрше тавыгы») кызык образлар да, хәмер эчеп көн күрүче, хатынын җәберләп яшәгән ирләр, ата-анасын куркытып торган балалар образлары да бар аларда. Әңгәмә барышында килгән кунаклар бу геройларга үзләренең мөнәсәбәтен белдерде. Бәхәскә дә урын зур иде.

Кешеләр төрле булган кебек, фикерләр дә төрле килеп чыкты. Әмма килгән кунакларның фикере уртак булды: гаиләнең төп бурычы - балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкь менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала.

Гаилә учагы һәр кешене тормыш җил-давылыннан саклап, үзенә тартып торсын, ата-аналар белән балалар арасында мөнәсәбәтләр учак кебек җылы булсын иде!


Шәһәр үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәре Ләйсән Абдуллина

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: