Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Яраткан укытучыбыз

Бөтен гомерен балаларга биреп, Таңнан төнгә янып көюче, Күктә янган якты кояш сыман Тирә юньне нурга күмүче – укытучым!

 

Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап, белем дөньясына алып кергән укытучыбыз - Лилия Тәлгать кызы.

Ул безгә карата гадел, түземле. Безне белем серләренә төшендерә, укырга, язарга, санарга, кешеләрне хөрмәт итәргә, тәртипле булырга өйрәтә. Күңелле кичәләр, бәйрәмнәр, экскурсияләр оештыра. Дәресләрне дә бик күңелле итеп үткәрә, аңламаган темаларны кат-кат аңлата. Укытучыбыз без биргән бөтен сорауларга да җавап таба. Без аны бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Әйткән сүзен тыңлыйбыз, биргән өй эшләрен тырышып эшлибез. Лилия апа безнең якын дустыбыз, киңәшчебез дә.

Лилия апа, сезне укытучылар көне белән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар телибез.

Чаллы шәһәре 41нче мәктәбенең 2и сыйныфы укучысы Гыйбадуллин Рияз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев