Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тукай районы Шилнәбаш мәктәбе укучысы бөтенроссия конкурсында җиңгән

Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тукай районы Шилнәбаш инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе укучысы Арсений Исаев быел апрель аенда үз проекты белән Санкт-Петербург шәһәрендә үткән "Әгәр мин Президент булсам" дигән бөтенроссия конкурсында җиңгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Конкурс өч айга якын дәвам итте һәм төрле яшьтәгеләр өчен дүрт юнәлештә – эссе, рәсем ясау, видеоролик һәм проект номинацияләре буенча барды. Мәктәп укучылары һәм студентлар мәгариф, сәламәтлек саклау, цифрлы икътисад, социаль тармак, сәясәт темаларына үз эшләрен тәкъдим итте.

Арсений үз проектын ил өчен иң актуаль проблемаларның берсенә – экологиягә багышлаган иде.

Беренче турдан Арсений катнашучы сертификаты алып кайтты. Кабат чыгыш ясарга чакырылучылар рәтендә аның исеме юк иде. Ә инде июнь аенда әлеге бәйгене оештыручылар Арсенийга шалтыратып ни өчен аның йомгак ясау һәм бүләкләү турына килмәве белән кызыксынгач, аның гаҗәпләнүенең чиге булмады.

Оештыручылар Арсенийга «Проект» номинациясендә беренче урынны алуын һәм диплом белән бүләкләрне почта аша җибәрәчәкләрен әйттеләр. Чыннан да, бүләкләре Арсенийны эзләп тапты. Шушы көннәрдә ул күптән көтелгән посылка алды. Арсений беренче дәрәҗә лауреат дипломы, планшет, смарт-сәгать, китап һәм 2020 елда Владивосток шәһәрендә узачак "Океан" бөтенроссия балалар үзәгендә профильле сменада катнашу хокукы бирүче сертификат алды, дип сөйләде Шилнәбаш мәктәбе директоры Татьяна Калугина. 

Арсенийны конкурста катнашу өчен Шилнәбаш мәктәбенең югары квалификацияле педагогы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Корнилова әзерләде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/02/189090/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев