Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тәрбиячеләребезгә рәхмәт

«Балалар безнең киләчәгебез» дип сөйләргә яратабыз. Әйе, чыннан да хак сүзләр. Тик менә бу ыгы-зыгылы тормышта аларга җитәрлек игътибар, тәрбия биреп бетерә алабыз микән соң?

Минем кызым Зәлинә “Тылсым” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөри. Бу ел бик җаваплы булуын аңлыйбыз, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләндерергә яратабыз. Балалар бакчасындагы тәрбияче апалар да бик җаваплы, үз эшләренең осталары. Балаларга белем һәм тәрбия генә биреп калмыйлар, һәр бәйрәмне, күңел ачу чараларын да кызыклы, истә калырлык итеп үткәрәләр.

“Өлкәннәр көне”, “Көзге могҗизалар”,“Әниләр көне”, “Юл йөрү кагыйдәләре белән әкиятләр иленә сәяхәт”- барысы да югары дәрәҗәдәге әзерлек белән, күңелләргә үтеп керерлек итеп оештырылды.

Тәрбиячебез Әлфирә Индус кызы инициативасы белән, төркем балалары барысы да “Учи.ру” сайтында даими шөгыльләнәләр. Төрле иҗади конкурсларда, олимпиадаларда катнашып җиңү яулыйлар. Балалар бакчасы белән гаилә арасында ныклы элемтә урнаштырылган. Районда әле кереп кенә килүче “Гаилә бизнесы” проектын да беренчеләрдән булып оештырдылар.

Без “Алмазлы мозаика” проекты белән катнашып, күргәзмәдә эшләребезне тәъдим иттек. Әлфирә Индус кызы җитәкчелегендә, Буа шәһәрендә оештырылган Республикакүләм экологик фәнни-практик конференциядә кызым Зәлинә белән катнашып, дипломга лаек булдылар.

Безнең балаларыбызны үз балаларыдай якын күргән, яраткан тәрбиячеләребез Әлфирә Индус кызына, Гөлнур Наил кызына чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Гаиләләренә иминлек, сабырлык, иҗади уңышлар телибез.

Хаҗиева Ләйлә, Актаныш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев