Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әти­ем ке­бек бу­ла­сым ки­лә!

Ак­та­ныш ра­йо­ны Пу­чы ур­та мәк­тә­бе укучылар әтиләрен котлый.

Әти­ем ке­бек бу­ла­сым ки­лә!

Ми­нем әти­ем­нең исе­ме Ай­дар. Ул Пу­чы авы­лын­да «Сан­ду­гач» ба­ла­лар бак­ча­сын­да ба­ян­чы бу­лып эш­ли. Му­зы­ка дә­рес­лә­рен­дә ба­ла­лар­ны җыр­ла­та һәм би­е­тә. Ми­нем әти­ем ос­та ба­ян­чы, ма­тур итеп гар­мун­да уй­ный һәм моң­лы итеп җыр­лый. Мин аны бик яра­там.

Әти­ем ми­не дә гар­мун­да уй­нар­га өй­рәт­те. Хә­зер мин Иҗат үзә­ге­нә ба­ян тү­гә­рә­ге­нә йө­рим. Укы­ту­чы­быз Ил­дар абый Шәм­се­мө­хә­мә­тов күп ке­нә ма­лай­лар­ны, кыз­лар­ны ба­ян­да уй­нар­га өй­рәт­кән. Ми­нем әти­ем ке­бек ба­ян­чы бу­ла­сым, аңа ошый­сым ки­лә.

Әти­ем ар­мия саф­ла­рын­да хез­мәт ит­кән, Ва­та­ны­быз­ны сак­ла­ган. Мин аны бәй­рәм бе­лән кот­лыйм, аңа сау­лык-сә­ла­мәт­лек, озын го­мер, бә­хет­ле көн­нәр те­лим!

Зә­лия Ша­га­ли­е­ва, Ак­та­ныш ра­йо­ны, Пу­чы Ба­ла­лар иҗат үзә­ге, «Сән­гать­ле сүз» тү­гә­рә­ге уку­чы­сы.

 

Ан­дый әти баш­ка юк­тыр

Әти­ләр­нең ка­на­ты ас­тын­да үзең­не көч­ле һәм ир­кен хис итә­сең. Ми­нем әти­ем олы җан­лы, әй­бәт әти. Кө­не буе эш­ләп, арып кайт­са да, без­нең бе­лән уй­нар­га, бу­лы­шыр­га көч һәм ва­кыт та­ба. Әти­ем әни­е­мә дә гел яра­тып, ма­тур сүз­ләр бе­лән ге­нә эн­дә­шә. Ми­нем әти­ем ке­бек әти­ләр юк ке­бек то­е­ла ми­ңа. Мин ял­гыш­лар эш­лә­сәм дә, ул орыш­мый, ха­та­ла­рым­ны тө­зә­тә. Әти­ем бер­кай­чан да авыр­ма­сын иде, гел шун­дый ягым­лы, игъ­ти­бар­лы, кай­гыр­ту­чан әти бу­лып ка­лыр­га яз­сын аңа! Мин әти­ем­не бик яра­там!

Гөл­шат Га­ли­е­ва, Бал­тач ра­йо­ны, Бал­тач гим­на­зи­я­се.

 

Без – та­ту га­и­лә

Ми­нем әти­ем­нең исе­ме – Иль­яс. Ул Пу­чы авы­лын­да­гы хас­та­ха­нә­дә баш та­биб бу­лып эш­ли. Әти­ем ир­тән үк эш­кә ки­тә, соң кай­та. Мин аны са­гы­нып кө­теп то­рам. Мин чир­лә­сәм, ми­не дә дә­ва­лый. Аның кул­ла­ры ал­тын, ә кү­ңе­ле ях­шы. Ул өй­дә җәй кө­не бак­ча­да эш­ләр­гә яра­та. Әти­ем ма­тур итеп җыр­лый да әле. Ул ми­нем бе­лән уй­нар­га да ва­кыт та­ба. Ир­тән ми­не йо­кы­дан уя­та. Өй эш­лә­рен эш­ләр­гә дә бу­лы­ша. Ә кич­лә­рен га­и­лә­без бе­лән саф һа­ва­да йө­рер­гә чы­га­быз. Кон­церт­лар­га да йө­ри­без. Без та­ту га­и­лә!

Мин 23нче фев­раль­не кө­теп алам. Әти­ем­не

бәй­рәм бе­лән кот­лыйм! Мин аны бик яра­там.

Эли­на За­ки­ро­ва, Ак­та­ныш ра­йо­ны, Пу­чы ур­та мәк­тә­бе, 2нче сый­ныф.

 

Әти­ем тө­зе­гән йорт­та яши­без

Ми­нем әти­ем – Фи­дан. Ул Ак­та­ныш ра­йо­ны­ның Тың­ла­мас авы­лын­да ту­ган. Авыл ба­шын­да­гы Сөн ел­га­сы­на су ко­е­ныр­га, ба­лык то­тар­га йөр­гән.

 Мәк­тәп­тә укы­ган­да шаш­ка, шах­мат уен­на­рын­да приз­лы урын­нар ал­ган. Ур­та мәк­тәп­не тә­мам­ла­гач, үзе­нең кеч­ке­нә­дән хы­ял­лан­ган ме­ха­ни­за­тор һө­нә­рен үз­ләш­тер­гән. Ан­нан ар­мия саф­ла­рын­да хез­мәт итеп ту­ган авы­лы­на кайт­кан. Кай­ту­га авыл­да иген­че бу­лып эш­кә кер­гән. Ра­йон­да ал­дын­гы­лар рә­тен­дә бул­ган. Ә ин­де әни­ем бе­лән тор­мыш кор­гач, алар Пу­чы авы­лын­да яши баш­лый­лар. Әти­ем бик бул­дык­лы, ку­лын­нан кил­мә­гән эше юк. Бү­ген­ге көн­дә без әти­ем тө­зе­гән зур, ма­тур йорт­та яши­без.

Ка­мил Га­ли­ев, Ак­та­ныш ра­йо­ны, Пу­чы мәк­тә­бе, 4нче сый­ныф.

 

 

Без­нең бе­лән уй­нар­га да ва­кыт та­ба!

Әти ул – зур ке­ше: га­и­лә­не аша­та, ки­ен­де­рә. Ә мо­ның өчен әти бик ты­ры­шып эш­ли. Ул га­и­лә­без­не бик яра­та. Без­не һәр­ва­кыт як­лый һәм сак­лый. Йом­шак итеп эн­дә­шә, без­не һәр­ва­кыт мак­тый. Без­нең бе­лән уй­нар­га, ша­я­рыр­га-кө­ләр­гә дә ва­кыт та­ба. Мин әти­ем­не бик яра­там, аның озын го­мер­ле, сә­ла­мәт бу­лу­ын те­лим.

Ин­зи­лә Аб­дул­ли­на, Чал­лы шә­һә­ре, 2нче гим­на­зия.

 

Әти­ле бу­лу – зур бә­хет!

Ми­нем әти­ем Ра­вил исем­ле. Ул Ка­захс­тан­да ту­ган. Мәк­тәп­тә укы­ган­да ук бик ты­рыш һәм ак­тив бул­ган. Шах­мат ярыш­ла­рын­да, төр­ле спорт бәй­ге­лә­рен­дә кат­наш­кан. Бү­ген­ге көн­дә ул Тү­бән Ка­ма электр чел­тә­ре­нең Пу­чы фи­ли­а­лын­да элект­ро­монтёр бу­лып эш­ли. Ях­шы эш­лә­гә­не өчен күп тап­кыр­лар Мак­тау кә­газь­лә­ре бе­лән бү­ләк­лән­де. Әти­ем – га­и­лә­без­нең те­рә­ге. Ми­нем дә аның ке­бек бу­ла­сым ки­лә!

Ис­лам Ва­хи­тов, Ак­та­ныш ра­йо­ны, Пу­чы мәк­тә­бе, 4нче сый­ныф

 

Го­рур­ла­нам!

Ми­нем әти­ем Фән­нур исем­ле. Ул бик ты­рыш, эш­чән ке­ше. Һө­нә­ре бу­ен­ча ин­же­нер. Ул зур тех­ни­ка­лар бе­лән эш­ли. Үзе­нең К-700 трак­то­ры, Ка­мАЗ йөк ма­ши­на­сы бар. Ми­нем дә алар­ны йөр­теп ка­ра­га­ным бар, бер дә җи­ңел тү­гел. Мин гел аның янын­да йө­рер­гә ты­ры­шам, бө­тен хез­мәт­кә дә өй­рә­нә­сем ки­лә.

Әти­ем спорт­ны яра­та. Биг­рәк тә во­лей­бол уе­нын үз итә һәм ми­не дә  өй­рә­тә. Буш ва­кыт­лар­да рә­хәт­лә­неп уй­ный­быз. Эш­ләр­не дә бер­гә­ләп баш­ка­ра­быз.

Әти­ем бе­лән го­рур­ла­нам, үс­кәч аның ке­бек бу­лыр­га те­лим!

Са­ли­хов Фа­яз, Ак­та­ныш ра­йо­ны, Пу­чы мәк­тә­бе, 4нче сый­ныф.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев