Көмеш кыңгырау

Тарих хәтере

“Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын! “ Р.Фәхреддин.

Бүген татар халкының килеп чыгышы турында Ризаэддин Фәхреддин карашларын өйрәнү, ул карашларны халкыбызга җиткерү, милләтебезне тергезү, саклау һәм үстерү бик актуаль булып кала. Үзенең йөзләгән хезмәтләре белән татар мәдәниятендә тирән эз калдырган мәшһүр галим, дин әһеле һәм мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең “Казан ханнары” китабында Казан ханнарының һәм аларның эшчәнлеге турындагы мәкаләләр тезмәсе тупланган. Укучыларга тулырак мәгълүмат бирү өчен төп текст төрле искәрмә-аңлатмалар, галимнең ижатын яктырткан зур кереш мәкалә һәм ханлык башкаласы Казанның тарихи топографиясе турындагы язма белән баетылган. Халкыбыз тарихы белән кызыксынучы киң катлау укучылар өчен әлеге китапта бай мәгълүмат тупланган. Ризаэддин Фәхреддин тарихи эзләнүләрне милләтнең киләчәген булдыруга ярдәм рәвешендә күз алдына китерә. Галим татар тарихын өйрәнүгә һәм төп нәтиҗәләрне халыкка җиткерү юлларын эзләүгә зур игътибар иткән. Ул: “Ата вә анагызны, якын кардәшегезне ничек сөйсәгез - милләтегезне шулай сөегез, милләтегез өчен хезмәт итүне җаныгызга зур табыш дип санагыз”- ди.

Мәктәп укучыларына үз милләтенең тарихын өйрәтү тәрбия эшчәнлегенең иң әһәмиятле тармакларыннан берсе. Шушы максаттан китапханә хезмәткәрләре ел дәвамында мәктәпләрдә тарихи темаларга әңгәмәләр, китап укучылар конференцияләре үткәрәбез.

Тарихыбыз, телебез язмышы – милләт язмышы. «Мәшһүр татар галимнәре» китабы милләт язмышын үзенең яшәү кыйбласы иткән татар галимнәренә багышланган. Бу фәнни-популяр җыентыкта фәннең төрле өлкәләрендә эшләгән һәм зур уңышларга ирешкән 40 галим турында мәгълүмат тупланган. Татар халкының тел һәм әдәбият, медицина һәм биология, математика һәм механика, физика һәм химия, авыл хуҗалыгы, архитектура, астрономия, археология өлкәләрендә җитди һәм нәтиҗәле фәнни тикшеренүләр алып барган мәшһүр галимнәре алар. Бөтен гомере буе халыкка фидакарьләрчә хезмәт иткән Каюм Насыйри, академик Әбрар Кәримуллин, күренекле татар язучысы, шагыйрь, драматург, галим-филолог һәм фольклорчы Нәкый Исәнбәт, математик, физика-математика фәннәре докторы, профессор, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе Һарун Сәмигулла улы Салихов турында укучылар чыгышлар ясадылар, фикер алыштылар.Конференциядән соң укучылар безнең киләчәгебез, милләт булып калуыбыз үзебезнең кулда, безнең милли телебезгә булган хөрмәттә, аны саклауда, үстерүдә дигән нәтиҗә чыгарды.

Китап укучылар безнең китапханәдә төрле авторларның тарихи темага язылган, милләтебез язмышын чагылдырган әсәрләре белән таныша алалар. Мәсәлән, «Милләт аналары» дигән җыентыкта дистәгә якын күренекле хатын-кызларга бәйле материаллар тупланган.Татар халкын торгынлыктан чыгаруны үз бурычы итеп куйган җәдитчеләр «яңа кеше» тәрбияләүне хатын-кызның җәмгыятьтә һәм гаиләдәге хәлен үзгәртү белән бәйләп караганнар. Беренчеләрдән булып бу проблеманың чишелеш юлларын галим, мөдәррис, дин белгече Ризаэддин Фәхреддин үз әсәрләрендә эзли башлаган. Яхшы тәрбияле, киң белемле кызлар гына чын милләт аналары булып җитешәчәк һәм киләчәктә милләтне алга алып барырлык шәхесләр тәрбияләячәк дигән фикерне дәлилләп чыккан. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында татарларда ирләр белән бергә, кулга-кул тотышып, иреккә омтылучы «милләт аналары» - мөгаллимәләр, табибәләр, шагыйрәләр, журналистлар, артисткалар һ.б. - бар көчләрен, гомерләрен кызганмыйча, үз халкын наданлыктан коткару, аны мәгърифәтләүгә керешкәннәр. Бу китап та татар халкы тарихы белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.

Һәрвакыт шуны истә тотыйк, телебезне, үткәнебезне онытмыйк! Әлеге чаралар кешенең үз милләтенә тартылуын, үз халкын, ана телен, динен, ата-бабадан калган гореф-гадәтләрен саклап, киләчәк буыннарга тапшыру теләген арттыра.

Фәхертдинова С.М.. Чаллы шәһәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: