Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Сөмбелә бездә кунакта

Туган ягыбызга көз килде.

Гадәттәгечә, hәр елны безнең “Каенкай” балалар бакчасында көзгә багышланган матур бәйрәмнәр үтә. Бу көздә исә, логопед зурлар төркеме балалары “Сөмбелә бездә кунакта” дип исемләнгән искиткеч күркәм бәйрәм күрсәттеләр. Балалар көз, яшелчәләр турында белгәннәре белән уртаклаштылар. Шигырьләр, мәкальләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеп тә күрсәттеләр. Бик күңелсезләнеп йөргән яңгырның да кәефен күтәрделәр, Сөмбелә алып килгән биремнәрне дә бик яхшы үтәделәр.

Бәйрәм дәвамында үткәрелгән уеннар күңелне тагын да күтәреп җибәрделәр, бәйрәмгә ямь өстәделәр. Бәйрәм күтәренке рухта барды.

Актаныш авылы 6нчы “Каенкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Сәлихҗанова, музыка җитәкчесе Айназ Хәлилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев