Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Шәл бәйләдем

Безнең татар халкы гомер-гомергә тырышып эшләгән: каз-үрдәген йолкыган, шәл бәйләгән.... Шәһәребезнең 82 нче “Көнбагышкай” балалар бакчасының зурлар төркемендә бик матур традицияләрне дәвам итеп “Шәл өмәсе” бәйрәме гөрләп үтте.

Без дә, яшь буын милли гореф-гадәтләребезне белсен, онытмасын  дип, шушы күркәм бәйрәмне уздырырга уйладык.

Балалар иң элек шәл бәйләү серләренә төшенделәр, соңыннан шәлне ничек бәйләргә кирәклеген  өйрәнделәр.

 Бәйрәм бик күңелле үтте: балалар тырышып-тырышып шәл бәйләделәр, кызыклы уеннар уйнадылар (“Песием-песием”,”Йомгак чорнау”). матур-матур җырлар җырладылар (“Шәл бәйләдем”,”Шома бас”)  һәм биюләр биеделәр.

Килгән әти-әниләр, әби-бабайлар үзләренең яшьлекләрен искә төшереп, милли кием кигән балаларына чын күңелдән сокланып  карап утырдылар.

    Алга таба да бакчабызда  бу традицияләрне дәвам итәргә уйлыйбыз.

 

82нче “Көнбагышкай” бакчасының татар теле тәрбиячесе Сабирова Ләйсирә,

7нче зурлар төркеме тәрбиячесе Вәлиева Айгөл

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев