Көмеш кыңгырау

Нефтьченең бер көне халыкны туйдыра...

Минем әтием турында сез әле белмисездер.

Ул минем бердәнберем, кадерлем. Мин аны бик яратам. Аның исеме Илсур. Әтиемнең эшләмәгән шөгыле, булдыра алмаган эше юк. Кулына гармунын алса, бармаклары гармун телләрендә йөгереп кенә тора һәм алар берсеннән-берсе моңлы көйләр тудыра. Шул үзе уйнаган көенә кушылып җырлап җибәрсә, сандугачлар да тынып тыңлар күк. Чөнки минем әтиемнең тавышы бик матур. Шунысы кызганыч, минем әтием көн дә өйдә булмый, шуңа күрә без аның белән сирәк күрешәбез. Чөнки ул нефть табу оешмасында эшли.

Әтием эшли торган оешма Әлмәт шәһәрендә урнашкан, әлеге оешмада бик күп кешеләр хезмәт куялар икән. Ә әтием аларны вахта автобусы белән эшкә йөртә. Бу бик тә җаваплы эш, чөнки эшчеләргә бер генә минутка да эшкә соңга калырга ярамый, нефтьчеләрне эш урынына вакытында алып барып җиткерергә кирәк.

Әтием эштән кайткач, мин аның эш урыны, анда эшләүчеләр турында сораштырам. Ә ул сөйләргә иренми, җайлап утыра да, тәмләп сөйләп китә...

Бораулау бүлегендә эшләүче кешеләр нефть кудыру өчен торбаларны җиргә чокып төшерәләр дә, җир астыннан чыккан кара алтынны җир өстендә эшләп утыручы насослар ярдәмендә тиешле урыннарга кудыралар. Зур-зур бочкаларга тулган нефть берникадәр торгач, аның составында булган тозлы су бочка астына җыела, ә нефть җиңелрәк булганга, сөт өсте кебек су өстенә утыра. Махсус аппаратлар белән нефтьне аерым савытларга агызып алгач, аста калган тозлы суны, трубалар буйлап кире нефтьне суыртып алган урыннарга тутыралар. Бу беренчедән табигатебезне пычратмас өчен, ә икенчедән җир астында бушлыклар калып, убылмасын өчен эшләнә торган процесс. Бүгенге көндә нефтьтән бик күп файдалы продукцияләр җитештерәләр: самолетлар өчен керосин, бензин, солярка, машина двигательләренә салу өчен май. Безнең Татарстанда чыккан нефтьнең 80% ы су, ә калган 20 %ы нефть. Ә менә Себер якларында чыга торганыныкында нефть күбрәк икән.

Нефтьчеләрнең эше бик авыр һәм шул ук вакытта җаваплы да. Кайвакытта эшләр алар теләгәнчә генә бармый икән. Кайвакыт нефть алу өчен борауланган тишекләрдән табигать өчен, кешеләр өчен зарарлы газлар да бәреп чыга икән. Бу вакытта уяу нефтьчеләр коткаручы оешмаларга хәбәр итәләр. Ә алар тиз арада килеп, газны зарарсызландыралар, тиешенчә файдалануга тапшыралар.

Нефть чыгару бик четерекле эш, чөнки җир астыннан нефть чыгару өчен бик катлаулы процедуралар башкарырга кирәк. Табигатькә, тирә-юньгә зыян килмәсен өчен, нефтьчеләр нефть табылган урынның уңдырышлы туфрагын бик яхшылап кырып алалар, эшләре беткәч, урыннарын җыештырып, балчыкны кире урынына җәеп куялар. Басуларны, игеннәрне теләсә ничек таптап йөрмиләр, бары тик тиешле юллардан гына йөриләр. Алар бигрәк тә чишмәләргә зур игътибар бирәләр, булган чишмәләрне яхшылап ремонтлыйлар, ә чишмә саркып чыккан урын тапсалар, аны ясап китәләр. Нефтьчеләр оешмасы бик ярдәмчел оешма. Алар авыру балаларга күпләр ярдәм күрсәтәләр, балалар оешмаларына автобуслар бүләк итәләр, төрле чаралар уздыруга иганәчелек итәләр икән.

Әйткәнемчә, нефтьчеләрнең эшләре бервакытта да туктап тормый. Аларның шимбәсе дә, якшәмбесе дә, Сабантуйлары да, Яңа еллары да юк. Татар халык мәкалендә “Язның бер көне ел туйдыра” диелсә, “Нефтьченең бер көне халыкны туйдыра” дип тә әйтергә була.

Бригада белән эшләүчеләр үз сменаларында вагоннарда яшиләр, шунда ашыйлар, шунда йоклыйлар. Шуңа күрә дә гаиләләре белән атнага бер, хәтта айга бер генә күрешәләр. Шуңа күрә мин дә әтиемне бик сагынган чакларым бар, ләкин түзәм һәм сабыр гына әтиемнең исән-сау эштән кайтуын көтәм. Мин әтиемне бик яратам һәм аның белән горурланам.

Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Галиева Адилә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: