Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Мин сине яратмадым...

* * * Мин сине яратмадым. Мин сине сагынмадым. Башларымны да югалтып, Мин сиңа табынганмын.

* * *

Мин сине яратмадым.

Мин сине сагынмадым.

Башларымны да югалтып,

Мин сиңа табынганмын.

 

Исә, исә, исә җилләр,

Сәлам дә юк, хәбәр дә.

Җилдән җитез килер идем,

Кул изәсәң әгәр дә.

 

Кара, кара, кара төннәр!

Бер тутырып карачы, −

Йолдыз булып янар иде

Күзләремнең карасы.

 

Яна, яна, яна йолдыз! −

Зилзиләләр янаса,

Йөрәкләргә күчәр нуры,

Күчми калмас лабаса.

 

Мин сине яратмадым.

Мин сине сагынмадым.

Сагышларымны ябынып,

Мин сиңа табынамын.

Ркаил Зәйдулла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Менә сиңа кирәк булса