Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мәгънәле үткән гомер

Яңа Чишмә районы Акбүре авылында якташ язучыбыз Шамил абый Шәйдуллинны искә алу кичәсе узды. Быел аңа 80 яшь тулган булыр иде.

Дистә еллар дәвамында тикшерүче булып эшләгән Шамил абый язучылык эшен дә намус эше дип саный. Җинаятьчелекне кисәтү өчен Галиҗәнап Сүз көченең дә кирәклегенә ышана ул. Гомерен мәгънәле итеп үткәреп, чордашлары күңелендә якты хатирәләр һәм дистәгә якын китап калдырып китә. Аның каләме белән “Сөембикә шәмдәле эзеннән”, “Бүре өнендә”, “Вечная боль”, “Кляп из ваучеров”, “Упкын өстендә” һ.б. әсәрләр языла һәм үз укучысын таба. 


Кичә кысаларында Шамил Шәйдуллин исемендәге укучылар һәм укытучылар өчен III фәнни-тикшеренү конференциясе уздырылды. Конференциядә катнашучылар якташ язучылар һәм шагыйрьләр, күренекле шәхесләр, туган як тарихы турында чыгышлар ясадылар. Акбүре мәктәбе укучылары Шамил аганың шигырьләре һәм чәчмә әсәрләреннән әдәби композиция күрсәтте. 


Чаллыга КамАЗ төзелгән елларда килгән, аның иминлеге өчен күп көч куйган әдипне хөрмәтләп, Ак каладан Айдар Хәлим, Факил Сафин, Рәшит Бәшәр, Әлфия Ситдыйкова, Фиалка Шәйдуллина, Саҗидә Әхмәтгалиева кайттылар. Һәркайсының Шамил абый турында матур истәлекләре сакланган. Шәхес буларак та, язучы буларак та замандашлары тарафыннан ихтирам ителгән ул. Әдипнең мирасын саклап, халыкка җиткерү эшен дәвам итүче хатыны Фиалка апа бу юлы да буш кул белән кайтмаган иде. Ул Шамил аганың китапларын һәм “Мәйдан” журналларын (март, 2019) бүләк итеп китте. Анда “Мәңгелеккә китә шагыйрьләр...” исеме астында Фиалка ханымның истәлекләре басылып чыкты, шулай ук минем дә “Якты гамь” дигән шигъри бәяным урын алды. Һәр ихлас эш-гамәл, әйтелгән җылы сүз Шамил абый рухына дога булып ирешсен иде. 
Кичәгә килүче кунаклар телебезне саклау – һәммәбезнең эше; үзебезне милләт буларак югалтмыйк дигән уртак теләкләрен дә җиткерделәр. 
Чаллыда Шамил Шәйдуллинны искә алу кичәсе 27нче мартта М.Җәлил исемендәге Үзәк китапханәдә үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев