Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ма­тур, зә­вык­лы, за­ман­ча...

Ки­тап­ха­нә нин­ди бу­лыр­га ти­еш?

«Ме­нә без­не­ке ке­бек!» – дип җа­вап би­рә­чәк сез­гә Әсән-Ел­га­ авылында яшәүчеләр.  Шу­шы көн­нәр­дә Кук­ма­ра ра­йо­ны Әсән-Ел­га авы­лын­да мо­дель ки­тап­ха­нә ачыл­ды.  Ма­тур, зә­вык­лы, за­ман­ча җи­һаз­лан­ган. Ки­тап­лар – без­нең буй җи­тәр­лек киш­тә­ләр­дә. Компь­ю­тер за­лы, йом­шак утыр­гыч­лар, ке­ләм­нәр, те­ле­ви­зор, уен­чык­лар. Һәм, бо­лар­га өс­тәп, һәрчак елмаеп торучы ки­тап­ха­нә­че Әл­фи­нә апа­ла­ры...

Әсән-Ел­га авы­лы ки­тап­ха­нә­се Та­тарс­тан­да Рос­сия гран­ты от­кан ике ки­тап­ха­нә­нең бер­се. Грант ак­ча­сы­на би­ре­дә сый­фат­лы итеп ре­монт ясал­ган. Ки­тап­ха­нә бе­лән ге­нә дә чик­лән­мә­гән­нәр – рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­сы ни­ге­зен­дә ки­тап­ха­нә ур­наш­кан мә­дә­ни­ят йор­ты да тө­зек­лән­де­рел­гән. Кыс­ка­сы, Әсән-Ел­га­ авылында яшәүчеләр өчен берь­ю­лы ике бәй­рәм бул­ды ул көн­не – ки­тап­ха­нә бе­лән бер­гә мә­дә­ни­ят йор­ты да ку­нак­лар ка­бул ит­те.

Чын әки­ят!

Ки­тап­ха­нә­нең ише­ген­нән ке­рү­гә үк ку­нак­лар­ны әки­ят ге­рой­ла­ры кар­шы ал­ды. Бел­мә­меш тә мон­да бу­лып чык­ты. Та­тарс­тан­ның сим­во­лы – ка­нат­лы Ак барс та!

Без­дә бү­ген зур бәй­рәм,
Ү­тик зал­ның тү­ре­нә.
Иң-иң ма­тур ки­тап­ха­нә
Ча­кы­ра без­не үзе­нә!

Ярат­мый­быз без укыр­га
Бел­мә­меш бе­лән икәү.
Ә бәй­рәм­гә кил­ми кал­сак,
Йө­рәк соң ни­чек тү­зәр?

Әсән ел­га авы­лы­ның ба­ла­лар бак­ча­сы да бәй­рәм­гә буш кул бе­лән кил­мә­гән иде, алар Аб­дул­ла Алиш­ның «Чук­мар бе­лән Тук­мар» әки­я­тен сәх­нә­ләш­тер­гән­нәр. Да­ри­на Вен­ге­рак ак әтәч ро­лен баш­кар­ды, Ин­саф Са­фиул­лин – ка­ра әтәч, ә әби ро­лен­дә – Мә­ли­кә Га­лим­җа­но­ва. Бу чы­гыш өчен тәр­би­я­че апа­ла­ры Гөл­фия ха­ным Фа­тый­хо­ва­га зур рәх­мәт!

Кызлар-малайлар бик дулкынланганнар иде ул көнне.

– Без китапханәгә  элек тә йөрергә ярата идек, – дип сөйләде Пычак мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Зәринә Габдрахманова, – Хәзер инде кайтасы да килми!

Китапханәдә алар өчен «Яшь каләм» түгәрәге эшли икән. Кызлар шигырь-әкиятләр язалар, иҗат җимешләрен «Көмеш кыңгырау» газетасына юллыйлар.

Әй­тер­гә дә оны­тып то­ра­быз икән – без­не – «Кө­меш кың­гы­рау»­ны дә ис­кә ал­ды­лар бит ул көн­не. Һәм оч­рак­лы тү­гел – без­гә дә мо­дель ки­тап­ха­нә­дә бе­рен­че­ләр­дән бу­лып чы­гыш ясар­га на­сыйп бул­ды. Кук­ма­ра ра­йо­ны Пы­чак ур­та мәк­тә­бе уку­чы­ла­ры бе­лән га­зе­та, сайт, дус яшәү, ак­тив­лык­ның фай­да­лы як­ла­ры ту­рын­да сөй­ләш­тек.  Кы­зык­лы со­рау­лар­га җа­вап­лар эз­лә­дек һәм ши­гырь юл­ла­ры­на риф­ма та­бар­га өй­рән­дек. Чы­гы­шы­быз уен­га әй­лән­де!

Ки­тап­ха­нә­гә – уй­нар­га

Уен, ди­гән­нән, ки­тап­ха­нә­дә өс­тәл уен­на­ры бар, дип әйт­кән идек­ме әле? Уй­нар өчен мах­сус өс­тәл­ләр дә бар би­ре­дә! Егет­ләр­нең кү­бе­се   өс­тәл уен­на­рын, ә кыз­лар – ки­тап га­ли­җә­нәп­не сай­ла­ган иде ул көн­не. Те­ләү­че­ләр өчен түр­дә – компъ­ю­тер­лар за­лы. Кыс­ка­сы, җа­ның ни те­ли – шу­ның бе­лән шө­гыль­лә­нер­гә бу­ла. Ялың кы­зык­лы да, фай­да­лы да бу­ла­чак. Иң мө­һи­ме – җи­һаз­лар­ны сак­лап то­тар­га гы­на ки­рәк. Ягъ­ни, бул­ган­ның ка­де­рен бе­лер­гә!

Бер ко­чак те­ләк! 

Ул көн­не  те­ләк­ләр­нең нин­ди­лә­рен ге­нә ишет­мә­гән­дер Әсән-Ел­га авы­лы ки­тап­ха­нә­се. Дә­рә­җә­ле ку­нак­лар ара­сын­да кем­нәр ге­нә юк иде бит! Кук­ма­ра му­ни­ци­паль ра­йо­ны баш­лы­гы Сер­гей Дмит­ри­ев, ТР мә­дә­ни­ят ми­нист­ры урын­ба­са­ры Ле­нар Хә­ким­җа­нов, ТР Мил­ли ки­тап­ха­нә­се ­ди­рек­то­ры­ның ­фән­ни эш­ләр ­бу­ен­ча­ у­рын­ба­са­ры Ирек Ха­ди­ев, Кук­ма­ра район Со­ве­ты рә­и­се урынбасары  Ра­вия Кәримуллина, Әсән-Ел­га авы­лы еге­те, Зәй му­ни­ци­паль ра­йо­ны Баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се Ил­нар Ха­фи­зов,  Кук­ма­ра Үзәк ки­тап­ха­нә­се ди­рек­то­ры Ре­зи­дә Ка­сый­мо­ва...  Әсән-Ел­га авы­лы ки­тап­ха­нә­се ки­лә­чәк­тә дә олы­сы­ның-ке­че­се­нең ярат­кан ял уры­ны, оч­ра­шу-ара­ла­шу уры­ны бу­лып кал­сын, дип те­лә­де­ләр алар. Бу те­ләк­ләр­гә без дә ку­шы­ла­быз, ка­дер­ле дус­лар!

Ри­зи­дә Рәх­мә­тул­ли­на.
Фә­нил Мәр­сет­ди­нов фо­то­лары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев