Көмеш кыңгырау

«Малайлар!» - дип әйтсәм әгәр сезгә...

Алсу гөлләр җыям... Чаллы шәһәренең 14нче балалар китапханәсендә үткән Нияз Акмалны искә алу кичәсен шулай дип атаганнар. Аны китапханә хезмәткәрләре, 43нче мәктәпнең татар теле укытучылары Гөлнара Мөсәвир кызы Каюмова һәм Ләйсән Шәриф кызы Абдуллина белән берлектә әзерләгәннәр.

Нияз Акмалның тормыш юлы турында уку залы мөдире Гөлчәчәк Искәндәр кызы Гатиева әзерләгән презентация укучыларга шагыйрь турында күп мәгълүмат бирде. Үзенең тавышын да ишеттеләр: Салават хәзер җыр итеп җырлый торган “Күптән инде” шигырен тыңладылар.

 

Нияз Рәшит улы Акмалов 1954 елның 14 февралендә Сарман районы Каташ-Каран авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе, сугыш ветераны – Рәшит Әкъмәлетдин улы – математика, әнисе Хәлимә Шиһабетдин кызы – татар теле һәм әдәбияты укытучылары була. Алар 5 бала, тату гаиләдә бер оя булып үсәләр.

 

Шагыйрь турында истәлекләрен балаларга җиткерү өчен кичәгә кунаклар – Ниязның апасы Энҗе ханым һәм КФУның журналистика бүлегендәге сабакташы Наилә Вилданова да килгән иде.

         – Нияз шук, тапкыр бала булып үсте, - дип искә алды, күз яшьләрен бүген дә тыя алмаган Энҗе ханым. – Абыебыз Нәҗип белән алар шигырь юллары белән сөйләшә иделәр.

         Берсендә Нәҗип абый әйтә:

Нияз, Нияз, ниягаз

Түбәтәе кыягаз

Түбәтәе эреп бетә,

Килеп җитү белән яз

         Нияз шунда ук уйлап та тормыйча җавап бирде:

Нәҗип, Нәҗип, Нәҗибдин

Түбәтәе гәҗитдин.

Җылы яңгыр явып үткән

Түбәтәе эреп беткән.

         Апа белән миндә язуга сәләт юк, Нәсим әле кечкенә, шуңа күрә өйдә стенгазета чыгаручылар да алар иде. Өй эчендәге хәлләр, нинди тәртипсезлекләр бар, барысын да язып элерләр иде.

 

Сабакташы Наилә Вилданова сүзен балаларга мөрәҗәгать белән башлады:

         – “Ананың балага биргән иң олы бүләге – ана теле,” – дигән мәкаль бар. Өегезгә кайткач, әниләрегезгә, әтиләрегезгә дә, шул олугъ бүләктән сезне мәхрүм итмәгәннәре өчен күп итеп рәхмәт ирештерегез.

 

Дустым дип без кемгә әйтә алабыз? Безнең сөенечебезгә үзебездән дә ким шатланмаганнарга. Балачакта – синең “5”леңә үзеңнән ким сөенмәгән кеше, яңа телефоныңа, күлмәгеңә сөенгән кеше. Журналистика кафедрасы мөдире, остазыбыз Флорид Әхмәт улы Әгъзамов әйтә иде: “Чын дуслык – студент чактагы дуслык, аннан соң портфель дуслыгы китә”. Нияз – кеше сөенеченә, бәхетенә сөенә белүче кеше иде. Сирәк күренеш, соңыннан да портфель дуслыгын ерактан урап узды ул. Минем 3 дустым бар. Шуның Азат исемлесе:

         – Кемнең сиңа этлек (подлость мәгънәсендә) эшләмәячәгенә ышанасың – шул дустың була, - дигән аңлатма бирә дуслыкка.

Ә Нияздан беркем дә этлек көтмәде – ул һәркем өчен ышанычлы кеше иде. Ә киресенчә булган очраклар... булды шул.

 

         Ул мине мәхрүм итмәгән...

Резедә Мөнир кызы – кичәне алып баручы – Нияз Акмалны әүвәл нечкә күңелле лирик шагыйрь дип атап, Гөлнара Мөсавир кызы һәм аның укучыларыннан шигырьләр сөйләтте.

         Нәфис сүз конкурсларында күп мәртәбә җиңеп чыккан, узган көздә генә татар милли сәнгате буенча “Бәхет йолдызы” дип аталган республикакүләм фестиваль-конкурсында 2нче дәрәҗә лауреат Дипломы белән бүләкләнгән Алия Муракаева укуында “Тынлык авазы”, Уйбукева Алия, Мортазина Аделина укуында “Ул гомергә шулай”, Шәймәрдәнова Эльвина белән Сәгъдәтшина Алсу укуында “Бөртекләр”, Гөлнара ханым укыган “Кешеләргә карап” шигырьләре генә дә балаларга шагыйрьнең тирән фикерле шәхес булуын аңлата алгандыр, шәт...

        

Бу тынлыкны колак салып тыңла,

Ишетелер аваз: «Мең яшә!..»

Юк, эзләмә тавыш килгән якны –

Туган ягың сиңа эндәшә

                           (“Тынлык авазы”)

 

Идел кебек олпат ирләр кирәк,

Көрәшләрдә янып чәч агарткан!

Акыллы ир бер карарга тиеш:

«Кемнәр бара, - диеп, - безнең арттан?»

                              “Ул гомергә шулай...”

                                Аяз Гыйләҗевка

 

Исәр сүз дип, берүк, уйламагыз,

Чын күңелдән әйткән диегез:

Икмәк кадерен чынлап аңлар өчен,

Бөртекләрдән көшел өегез!..

                                     (“Бөртекләр”)

 

Гөл калырмы, көл калырмы Җирдә?

Кайсы төскә күмелер бу тараф?

Яман күңел – мең мәртәбә ямьсез,

Ямьсездән дә ямьсез – битараф.

                          (“Кешеләргә карап”)

 

43нче мәктәпнең 2 “В” сыйныфы укучылары  Ильяс Вәҗиев, Алия Галләмова, Әдилә Нуриева, Артемий Иванов, Айсылу Исламова тырышып-тырышып сөйләгән “Туган тел” шигыре өлкәннәрнең күзен яшьләндерде.

 

Аера белмәс идем мин

Дөньяның көнен,

                             төнен, -

Белмәсәм туган телемне,

Булмаса Туган телем.

 

И, Әнкәй!

Күктәге йолдыз!

И, Әткәй!

Җирдәге таң!

Син, Сөйгән яр!

Син, Табигать!

Син, Шигърият!

Син, Ватан!

 

Башка телләрдә әйталмас,

Аңлата алмас сүзне

Туган телемдә әйтеп мин,

Иркәли алам сезне!

 

Соңрак кичәне алып баручы китапханә мөдире Резедә Галиева Ниязның яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен язылган хикәя, повестьлары кергән “Үз урамым”, “Күгәрчен сөте”, “Бохара мачысы” китаплары белән таныштырып, укучылар алдына сорау куйды: Нияз Акмал шагыйрьме, прозаикмы? Резедә ханым Ниязның үз сүзләре белән җавап бирде. Проза, публицистика, сатира жанрларында иҗат иткән журналисттан берьюлы ничек шулай эшли алуы турында башкалар да кызыксынганнар, шигырь язу җиңелрәкме, прозамы?

         «Моңа җавабым бер: жанр – иҗатымның бер төре, формасы гына. Үз халәтем нинди булуга карап, әйтәсе килгән фикеремне шул калыпка салам. «Шагыйрьме яки прозаикмы?» - дигән сорауга көлеп карыйм. Үземне әдип итеп тоям», - дип әйткән Нияз Акмал.

         ... Сабакташым Нияз Акмалның 65 еллыгы уңаеннан (53 яшьтә вафат булды) искә алу кичәсе минем өчен моңсу да, күңелдә рәхәтлек, кәнагатьлек тә: укытучылар, китапханәчеләр балаларга шагыйрьнең үз тавышын ишеттерделәр, җырларын тыңлаттылар, апасы авызыннан алар кебек чакта Нияз Акмалның нинди булуын ишеттерделәр, шигырьләрен ятлаттылар һәм укыттылар, китапларын күрсәттеләр, укырлар, бәлки, дигән өмет тә бар. Гөлнара ханым Мөсәвир кызы һәм Ләйсән Шәриф кызы кебек татар теле укытучыларының хәзерге шартларда да балаларны шагыйрь кичәсенә җәлеп итә алуы телебезнең озак яшәячәгенә ышаныч бирә.

         Нияз Акмалның мәктәптә укыганда ук беренче шигырьләре балалар өчен республика матбугатында басыла. Ә журналистикада хезмәт юлын ул “Яшь ленинчы” гәҗитендә башлап җибәрде, балалар өчен балаларны белеп, яратып язды. “Көмеш кыңгырау” укучыларына Нияз абыйларының “Уз урамым” дигән кызыклы, фантастик повестьләр китабын табып укырга киңәш итәм. Һәм үзеннән соң килгәннәргә мөрәҗәгате – “Энекәшләргә” шигыреннән юллар ирештерәсем килә.

 

«Малайлар!» – дип әйтсәм әгәр сезгә,

Рәнҗемәгез миңа алай нык.

Малайсытып сезне әйтү түгел,

Үземдә дә бетми малайлык.

 

Әйе, шулай: малай чактан килә

Өлешләргә тигән көмешләр!

Безнең өчен ятлар казык какмас,

Без эшлисе эшне кем эшләр?!

 

Казык түгел, колга торсын җирдә -

Сабан туеның биек колгасын

Күреп алсын тургай һәм сезнең дә

Иң өстенә кагылып җырласын!

 

Чук-сөлгеләр җилдә җилфердәсә -

Мәйданнарда яңа исемнәр.

Тик халкына башын игәннәрне

«Ул чынлап та – батыр!» дисеннәр.

 

Мәйдан кашы – малайларда башы –

Алышларга илтер ары юл.

Күсәк тотып чүлмәк ватып йөрү

Бабайларга гына ярый ул.

 

Мәйданнарга чыккан батырларны

Аксакаллар тиңли имәнгә.

Кыска җиңле күлмәк кидермәгез,

Җиң сызганыйм әле, дигәнгә!

 

Егылганнар кабат сикереп торсын,

«Көрәш – алда» диеп уйласын.

Мәйдан белә малайларның кайчан,

Кайда нинди батыр буласын.

 

Наилә Вилданова, Чаллы шәһәре

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: