Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әкиятләрне «Тоннельбук» өйрәтә

Бакчабызда ясаган «Тоннельбук» уены балаларга вакыйгаларны дөрес тәртиптә бәйнә-бәйнә тезеп сөйләргә ярдәм итә.

Татар халкының сөекле улы, бөек шагыйрь Габдулла Тукай, аның тормышы hәм иҗаты белән үсеп килүче яшь буынны таныштыру – без тәрбиячеләрнең төп бурычы. Моны яхшы аңлап эшлибез. Бигрәк тә шигырьләрен, берсеннән-берсе кызыклырак әкиятләрен нәниләребез зур игътибар белән тыңлыйлар. Ә бакчабызда ясаган «Тоннельбук» уены ярдәмендә үзләре дә бик теләп, «авторга әйләнеп», вакыйгаларны дөрес тәртиптә бәйнә-бәйнә тезеп сөйлиләр. «Шүрәле», «Су анасы», «Куян кызы», «Бала белән күбәләк»не – hәрберсен нәниләребез яратып кабул итә. 

Әлеге эш алымы да бик отышлы. Беренчедән, балалар оялмаска, бер-берсен тыңлый, ишетә белергә өйрәнсәләр, икенчедән, нәниләребезнең сөйләм телләре дә үсә, камилләшә.

Балаларның игътибарын җәлеп итәрдәй, аларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән мондый яңа төр уеннар ярдәмендә Тукаебыз әсәрләре бакчабыз нәниләре күңелендә ныграк истә кала, балалар табигатьне – җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга карата мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өйрәнәләр.

Лилия Мансурова, Чаллы шәһәре,

115нче санлы «Йолдызчыклар» балалар бакчасы, татар теле тәрбиячесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев