Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Китапханәдә әдәби "Ералаш"

Җәйге каникуллар дәвам итә, китапханәләргә балалар агыла, укыйлар, уйныйлар...

Чаллы шәһәренең 13нче китапханәсендә яшь китап сөючеләрне бик күп сюрпризлар – интерактив викториналар һәм интеллектуаль күңел ачулар, экскурсияләр һәм «Җәй китаплары» исемле бәйгеләр, китап геройлары белән очрашулар һәм, әлбәттә инде, яңа китаплар белән танышу көтте.

Катнашучылар балалар өчен иҗат итүче танылган язучыларны искә төшерде, аларның тормыш юлыннан кызыклы фактлар белән танышты.

Балалар бик кызыксынып әкият геройлары белән танышты, аларга югалган әйберләрен табып бирде, әдәби викторина сорауларына җавап бирде һәм кечкенәдән таныш әкиятләрдән үзләре яттан белгән цитаталарны китерде. Күп кенә әкиятләр герое Убырлы Карчык белән очрашу, балаларда куаныч һәм соклану хисләре тудырды. Ул укучылар белән уйнады, күңел ачты, җырлады, һәм бик мәрхәмәтле булып чыкты. Видеомозаика балаларны рус язучыларының әкиятләре буенча мультфильмнар карарга чакырды.

Ибраһимова В.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев