Көмеш кыңгырау

Күңелле сәяхәт!

“Казан әле, Казан уянмаган…” (Сибгат Хәким)

Нәкъ шигырьдәгечә, без Казанга килеп кергәндә, әле бик иртә иде. Без - автобус тулы бала,“Сәйяр” театраль фестивале бәйгесенә барабыз.

“Бу шәһәр - гади шәһәр, алтын-көмеш, гәүһәр түгел... “ (Габдулла Тукай), тик шулай да күңелдә, әйтеп бетергесез дулкынлау. Сихри әкият дөньясына кергән кебек тойдым мин үземне.

Бу шәһәрне һәм бу күлне җырлыйдыр милләт теле

Бик яратып, әллә инде иске шөһрәт аркылы... (Габдулла Тукай).

Кабан күле, Казанка елгалары аркылы салынган күперләр аша үтәбез. Искиткеч панорама - Кол Шәриф мәчете, Кремль!

Ә күңелдә төрле уйлар. Башта мең сорау! Безне ничек каршы алырлар? Фестивальгә кемнәр килер? Ничек чыгыш ясарбыз? Сүзләрне онытмаммы?

Бик зур дулкынлану кичердем мин шул вакытта!

Безне Казанның 155нче гимназиясендә эшләүче киң күңелле апа-абыйлар каршы алды. “Юлдан арып килгәнсез”,- дип, ашханәгә үк чакырдылар. Гимназия белән танышкач, без ашханәгә кердек.

Тәмле ризыклар, рәхәт обстановка, ике-өч урынлы өстәлләр артында без үзебезне рәхәт хис иттек. Күңелдәге дулкынлану шатлык хисләренә әйләнде. Җитмәсә стенадан Габдулла Тукай “карап тора”.

“И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел...”

Шул сүзләр белән канатланып без бәйгегә кереп киттек!

“Сәйяр” фестивале ул үзенчә бәйрәм!

“Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр — яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,

Тагы үткән гомерне уйлатадыр.

Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең

Көләрлек булса, булмаса — еларсың.” (Габдулла Тукай)

Бар да гримнан, төрле киемнән - бик күңелле! Миңа каршы елмаеп килгән “кәҗә”, минем белән лагерьда булган малай булып чыкты. Танышларны күргәч тагын да шатландым.

Сәхнәдәге чыгыш сизелми дә үтеп китте, дулкынлану онытылды, ник дигәндә, мәртәбәле артистлар, Зиннур абый, сине танып алып сәлам биргән иптәшләрең алдында сынатасым килмәде.

Фестивальнең бүләкләү өлеше бик матур булды. Инде безне дә котларлар, сәхнәгә чакырырлар дигән өмет белән, зур хыяллар кичердек. Шулай да безнең исем яңгырамаса да, үпкәләмәдек, күңелле шаярышып юлга чыктык.

Хуш, Казан!

Сихри төсләргә төренгән төнге Казан, Кремль утлары безне озатып калды, ә без ерак юлга, үзебезнең яраткан шәһәребез, Яр Чаллыга юл тотык!

“Ал гөлләр сибегез безнең юлга,

Иделнең иртәнге җилләре.

Мәңгегә, гомергә истә калсын

Казанның кадерле кичләре. (Хәсән Туфан)


 Чаллы шәһәре 54нче гимназиясенең “Замана” театр берләшмәсендә шөгыльләнүче Тимур Габдрахманов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: