Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Күңелле атналык

Мәктәбебездә фән атналыклары үткәрү традициягә әйләнде.

Дуслар, бүген нинди көн?

Сез беләсездер бәлкем?

Белмәсәгез, үзем әйтәм –

Бүген безнең БӘЙРӘМ көн!

Менә бу уку елында да укытучы апаларыбыз Светлана Риф кызы һәм Диләрә Фидаел кызы атналык план белән таныштыруга бераз каушап калдык. Ә нәрсәдән куркырга? Иҗади сәләтебезне уку белән дөрес аралаштырырга гына кирәк!

Атналыгыбызда “Алтын каләм” бәйгесе старт алды. 1нче класста Ризван һәм Сабинага, 2нче класста Зилә, Азамат, Әдиләгә тиңнәр юк иде.

“Алтын көз!” рәсемнәре арасында үзебезне чын табигать кочагында хис иттек. Нинди генә төсләр юк анда! Көз-рәссам мәктәбебезгә үзе килгән диярсең! Оста итеп ясалган бу рәсемнәргә сокланып та, бераз гына көнләшеп тә карап тордык.

Икенче көнне мәктәбебезгә “КӨЗ-ПАТШАБИКӘ” ишек какты. “Осень постучалась к нам...” исеме астындагы чыгышыбыз русча җырлар, шигырьләр, табышмаклар белән үрелеп барды. Иң кызыклы җаваплары өчен әти-әниләребезне Көз кызы тәмле конфетлар белән сыйлады.

“Ачык ишекләр көнендә” дәресләребезгә кем керсә дә ирекле иде. Безнең укуыбыз, уңышларыбызга җан атып торучы әти-әниләребез, дәү әниләребез бу көнне аеруча көтеп алды. Безнең җылы, якты мәктәптә белем алуыбызга чиксез куанып, рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерделәр. Югары класс укытучылары алдында да үзебезне сынап карадык.

Атналыкның ахыры чын бәйрәмгә әйләнде. Дәресләрдән соң әти-әниләребезгә җыр-биюле концерт тәкъдим итеп, аларны ял иттердек.

Атналык линейка сюрпризлардан гына торды. Җиңүчеләрне берсеннән-берсе матур бүләкләр көткән икән! Арабызда беркем дә бүләксез кайтып китмәде. Күмәк, тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе бу!

Актаныш районы Югары Яхшый мәктәбе укучылары Шайхуллина Зилә (2 класс), Рәхимгәрәев Айдар (3 класс).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев