Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

КАДЕТ МӘКТӘБЕНДӘ ШИГЪРИЯТ БӘЙРӘМЕ

Актаныш кадет мәктәбендә Әдәбият көне үткәрелде.

Кәзкәй авылындагы Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат мәктәбендә күренекле әдибебез, ГаязИсхакый, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләр иясе, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, «Мәйдан» журналының баш мөхәррир урынбасары Факил Сафинның 65 яше тулу уңаеннан «Яшәү ул рәхәт тә, газап та» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Шигърият бәйрәменә Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, Актаныш районы үзәкләштерелгән китапханәсе директоры Ландыш Шәмсунова, Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Мөхәммәт Мирза, Мөслимнән Халык язучысы Фоат абый Садриев, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрә Лилия Садриева, Башкортстанның Илеш районыннан Ябалак авыл мәктәбе директоры, татар теле укытучылары килгән иде.

Кадет мәктәбе укучыларының чыгышларын карап, горурланып утырдык. Телебезнең, илебезнең киләчәге булып үсеп килүче балаларга карап сокландык. Кичәдә кадет мәктәбе укучылары шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Аның сүзләренә һәм композитор буларак иҗат иткән җырларын башкардылар.

Ләйсән Нурлыева үзенең чыгышында әдипкә булган ихтирам хисләрен белдерде: «Бүгенге көнгә кадәр бик күп районнарда Факил абыйның юбилей кичәләре узды. Бүген ул безнең Актаныш районында балалар белән очраша. Факил абый, сезгә бик зур рәхмәт әйтеп китәсе килә. Сез һәрвакыт безнең балалар белән тыгыз элемтәдә, бигрәк тә Кадет мәктәбе балалары белән. Балалар өчен тиз генә истә кала торган тәрбияви шигырьләр иҗат итәсез. Бик матур әсәрләр язасыз.

Сез инде кайда гына эшләмәгәнсез. Мәктәптә дә, заводта да, Чаллыда да бик күп хезмәт куйгансыз. Төрле иҗади эшләрнең башлангычында торгансыз. Факил абый һәрвакытта да башлаган эшен кыска вакытта нәтиҗәле итеп башкарган. Шуңа күрә дә ул бик күп премияләр лауреаты. Һәм шулай ук аның «Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән исеме дә бар. Ул шушы көннәрдә генә әле Президентыбызның Рәхмәт хатына да ия булды.

Киләчәктә сәламәт булып, иҗат итеп яшәгез!» – дип, әдипкә истәлекле бүләк тапшырды.

 

Халык Язучысы, якташы Фоат Садриев да Факил Сафин хакында горурланып сөйләде: «Монда яшьләр күп. Киләчәктә сез бу зур әдипкә игътибар итәргә тиешсез. Шагыйрь буларак кына түгел, прозаик буларак та берничә фикер әйтәсем килә. Ул беркайчан да кечкенә әйбер язмады. Ул ниндидер проблема күтәрмәсә, язырга алынмый һәм язмый да. Аның «Соңгы көз» дигән беренче повесте Татарстан өчен шартлау кебек кабул ителде. Совет заманында гаҗәп зур дәрәҗәләргә ирешкән түрәне ул ачык күрсәтә. Моның сәбәпләре нәрсәдә? Бу кешенең гаебеме, җәмгыять гаеплеме? Бу шул чор өчен сенсация булды.

Икенче әсәре – «Биектауның башларында» – Чечня сугышы. Без уйланып йөргән арада, Факил Сафин бер дигән повесть язды. Аңа ул әсәре өчен Гаяз Исхакый премиясе бирделәр. Ул иң дәрәҗәле премияләрнең берсе. Ул шулкадәр җылы итеп язылган. Һәрберсе кабатланмас характер, хатын-кызлар, ир-атлар, өлкән кешеләр. Әсәрдә шушы сугышның сәбәпләре ачыла.

«Саташып аткан таң» трилогиясе. Бусы инде безнең бер гаҗәп яшәешнең бик фаҗигале чорларын, революциядән алып 37 елгы кадәр реприссияләргә кадәрге чорны эченә алган. Анда нинди генә шәхесләр юк.

Сталиннан, Максим Горькийдан башлап, барысы да барысы да бар. Реаль шәхесләр. Болар халыкларны бәхетле итәбез дип революция ясадылар. Һәм үзләре шушы революция ялкынында янып беттеләр. Менә шушы әйберне ничек ачарга мөмкин? Факил Сафин менә шуны ачты. Шуңа күрә сезнең киләчәк бу әсәрләрне укырга тиеш. Мин өч кенә әсәр әйттем. Факилнең зур иҗат юлы күренеп тора. Аның әдәбиятта калдырган юлы йөз еллар белән генә исәпләнмәс безнең татар исән булганда».

Лилия Садриева, Мөҗәһит Әхмәтҗанов та үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр.

Илфак Ибраһимов: «Бөек Тукай туган айда без шагыйрьнең иҗат кичәсен үткәрәбез икән, һичшиксез аның иҗатына да Тукай күзе, Тукай куйган таләпләр күзлегеннән карыйбыз. Аның бөтен иҗат юлы Тукай иҗатыннан алган илһам белән сугарылган» – үзенең ихтирамын белдерде.

Үзәкләштерелгән китапханә директоры Ландыш Шәмсунова да күренекле әдипкә иҗаты өчен зур рәхмәт белдерде.

 – Без ел дәвамында төрле бәйгеләр үткәрдек. Бәйгеләрнең йомгагы итеп көз көне Актаныш Үзәк китапханәсендә сезне көтеп калабыз.

Җыр-моң белән үрелеп барган кичәгә Факил Сафин үзе дә буш кул белән кайтмаган. Ул балаларга «Әйдәгез, дуслашыйк!» дигән китабын, бүләк итеп бирде.

«Көмеш кыңгырау» газетасы белән даими элемтәдә булган укучыларга, укытучыларга дипломнар, кадет мәктәбе директоры Илсур Ялаловка газетаның Мактау грамотасын тапшырды. Иҗади бәйләнешләр киләчәктә дә дәвамлы булсын. Рәхмәт, Актаныш!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу мәктәп язучы