Көмеш кыңгырау

Дуслык белән көчле без

Сөекле шәһәребездә 513 меңнән артык кеше яши. Күпчелеген татарлар һәм руслар тәшкил итә. Шулай ук чуашлар, марилар, удмуртлар, мордвалар һ.б. халык вәкилләре дә бар. Халкыбыз үзара бәйләнешләр нәтиҗәсендә, тел, мәдәният һәм башка өлкәләрдә бер-берсенә йогынты ясап, күркәм тормыш итәләр. Аларның киләчәккә омтылышлары, уй-хыяллары бер-берсенә охшаган кебек.

Чаллы шәһәренең М.Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә инде менә 5 нче ел Төбәк халыкларының милли мәдәниятын һәм әдәбиятын чагылдырган «Чаллы – дуслар каласы» дип аталган китапханә фестивале дусларны берләштерде.

Фестиваль китапханәнең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге һәм «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты белән берлектә, шәһәребездә яшәүче татар, рус башкорт, чуваш, мари, әрмән, алман, керәшен, әзербайҗан милләтләре катнашында уздырылды. Әлеге бәйрәм, елдагыча, Халыкара туган тел көненә багышланды.

Фестиваль үз эшен китапханәнең Актлар залында 12.00 сәгатьтә башлап җибәрде. Бәйрәмнең ачылу тантанасында шәһәрнең Комсомол районы башкарма комитеты, мәдәният идарәсе, милли җәмгыять вәкилләре катнашты.

Фестиваль кысаларында алты кызыклы һәм мавыктыргыч мәйданчык үз эшен алып барды. Аларның һәрберсе тематик китап күргәзмәләре белән үрелеп барды.

Фестиваль кунаклары өчен берсеннән-берсе кызыклы алты танып белү мәйданчыгы эшләде. Чарага килүчеләр төрле милли оешма вәкилләре чыгышын карый алды һәм шәһәрнең үзенчәлекле кешеләре белән очрашты, бик күп яңа мәгълүматлар алды, үзенчәлекле итеп күңел ачты.

«Әдәби Чаллы» мәйданчыгында язучы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Нурзия Мирхазова белән очрашу узды. Катнашучылар язучының шәхсән үзе белән аралашып, кызыксындырган сорауларына җавап ала алды. Шунда ук Чаллыда яшәп иҗат итүче язучыларның китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

«Әдәби чатыр» шагыйрь, автор-башкаручы Рәхим Гайсин белән очрашуга шигърият сөючеләрне җыйды, Идел буе халыклары әдәбияты китап күргәзмәсе белән таныштырды. Ике мәйданчыкта да үзләренең яраткан шигырьләрен сәнгатьле итеп укырга теләүчеләр өчен микрофон эшләде.

Төбәгебездә яшәүче халык кәсепләренә багышланган «Этнодөнья» мәйданчыгында катнашучылар «Халык бизәкләре», «Милли курчак» мастер-классларында үзләрен сынап карый алды. «Чулман бизәкләре» төркеме җитәкчесе Эльза Нәҗметдинова оештырган агачка нәкыш һәм бизәкләр төшерү буенча мастер-класста катнашучылар бу эштән иҗади канәгатьлек алды һәм кул эшләренең нәтиҗәсе барысын да сокландырды. Шунда ук «Күп таҗлы дуслык чәчәге» («Радужное многоцветье дружбы») исемле халык кәсепләрен һәм һөнәрләрен чагылдырган китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде.

«Йолалар төрлелеге» мәйданчыгы төрле халык уеннары, күңел ачулар, милли биюләре белән кунакларның күңеленә хуш килде. Теләге булган һәр кеше милли биюләр һәм уеннар буенча мастер-классларда катнаша алды, күңел ачты.

«Кама буе халыклары җәүһәре» мәйданчыгы фестиваль кунакларын Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче халыкларның тормыш-көнкүреш тарихы буйлап сәяхәт иттерде. Тәкъдим ителгән кызыклы һәм матур экспонатлар ярдәмендә үткәннәргә кире кайтырга, төрле халыкларның көнкүреш кирәк-яраклары аша шәһәребез тарихы белән танышырга мөмкинлек тудырылды.

«Халыклар дуслыгы – әдәбиятлар дуслыгы» мәйданчыгында Идел буе халыклары әдәбияты белән танышу шулай ук сәяхәт рәвешендә узды. Кунаклар игътибарына уен-викторина тәкъдим ителде. Анда катнашучылар энциклопедия, сүзлекләр һәм белешмәлекләр ярдәмендә үзләренең мәдәни-тарихи гореф-гадәтләр буенча булган белемнәрен тикшереп карый алды.

Килгән кунаклар фестиваль тарихында беренче тапкыр «Бер күк астында» исемле яктылык шоуы һәм «Орхидея» мода театры коллективы чыгышын тамаша кылды.

Бер көндә төбәгебездәге дистәләгән милләт вәкилләрен үзенә җыйган «Чаллы – дуслар каласы» фестивале Самат Хикмәтуллин башкаруындагы «Дусларга» җыры белән тәмамланды.

Шәһәребез көннән-көн матурлансын өчен без үзебезнең асыл сыйфатларыбызны, кунакчыллыгыбызны, дустанә хөр яшәвебезне күрсәтеп, аның белән горурланып яшәргә тиешбез!

Резеда Гайнетдинова, Шәһәр үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: