Көмеш кыңгырау

Диктант язу бәйрәмгә әйләнде! 

Кичә, 19нчы октябрь көнне Чаллының 4нче мәктәбендә дә “Татарча диктант” акциясе узды.

Дөньякүләм акция биредә милли бәйрәм чарасы буларак оештырылган иде. Безне ишектән үк татар милли костюмнары кигән малайлар-кызлар каршы алды. Шул арада актлар залында зур булмаган тамаша башланып китте – мәктәп каршында эшләп килгән “Мизгел” бию ансамбле, нәкъ шушы чарага багышлап, махсус чыгыш әзерләгән иде. Һәм бүген бер генә сәгатькә булса да парта артына утырып караячак әти-әниләр, әби-бабайлар, бер төркем мәктәп укучылары белән бергә диктант язарга класс бүлмәләренә таралышты. 
Чараның тагын бер традицион үзенчәлеге - диктантны татар мәдәни тормышына өлеш кертүче күренекле кешеләр яздыра. 4нче мәктәпкә дә текстны укырга республикакүләм билгеле шәхесләр: Чаллы татар драма театры артистлары - Татарстанның халык артисты Гөлүсә Гайнетдинова һәм Татарстанның атказанган артисты Алсу Хабетдинова, шагыйрә, галимә Рәзинә Мөхияр, Г. Кариев исемендәге яшьләр театры артисты Альбина Мөхәммәдиевалар килгәннәр иде. Ә менә диктант язучылар саны 300гә җитә язды! 
- Бер гаиләдән өчәү килүчеләр дә бар, - дип сөйләде мәктәп директоры Айрат Абделхәй улы Асаинов. – Әйтик, бала белән әнисе дә килгән, әбисе дә. Бүген өлкәннәр белән бергә 70ләп мәктәп укучысы да диктант язачак. 
Диктант тексты итеп Роберт Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам” әсәреннән өзек сайланган иде. Миңа да, мәктәп тәмамлаганга 30 елдан артык вакыт үткәч, парта артына утырып татар теленнән диктант язарга насыйп булды. Текстны артык катлаулы дип тә әйтеп булмый иде, артык гади дип тә. Хәер, хикмәт тексттамыни? Яшьлеккә, балачакка кайту тойгысы да бирде бу чара күңелгә, аның нәкъ менә татарча булуы рухи бер канәгатьлек хисе дә уятты. Шунысы игътибарга лаек – татарча диктант язарга татарча начар белгән әти-әниләр дә (кабатлап әйтәм, әтиләр дә!) килгәннәр иде. Аларның шулкадәр зур игътибар белән, бер сүзне төшереп калдырмыйча язарга тырышуларын күргәч, күңелгә ирексездән рәхәт булып китте. 
Соңгы җөмлә язылып бетеп, нокта куйгач та таралышырга ашыкмады әле халык. Башта барысы бердәм рәвештә: 
- Билгеләре кайчан билгеле булыр икән? – дип сораштылар. Янәшә партада утырган әти кеше: 
- Минем икелелек булгандыр инде, - дип үзенчә борчылып та алды. – Ну минем татарча беренче генә язуым шул. Рус мәктәбендә укыдым бит. 
- Минем икенче мәртәбә катнашуым, - дип сөйләде диктант язарга күршедәге 48нче балалар бакчасыннан кергән Гөлназ ханым Зәбирова, - Балаларым шушы мәктәптә укыды. 
- Ә мин бүген курка-курка гына килгән идем, - дип сүзгә кушылды Алсу ханым Миннебаева. – Икенче елга, Аллабирса, тагын катнашырга кирәк әле! 
Диктантны язучылар гына түгел, яздыручылар да дулкынланган иде. 
- Мондый чарада әле беренче генә мәртәбә, - дип сөйләде Чаллы татар драма театры артисты Алсу Хабетдинова, - Шулай да татарча диктант язарга барырмын, дип быел алдан ук ниятләп куйган идем инде. 
Татар телен саклау нияте белән үтә торган акцияләрнең күбесенә без еш кына файдасыз, нәтиҗәсез чаралар, үз-үзебезне алдарга тырышу дип карарга күнеккән. Әмма алар барыбер дә безне күпмедер дәрәҗәдә уятырга, берләштерергә сәләтле, күрәсең. 
Акцияне оештыручыларның барысына да ихлас күңелдән рәхмәт! 
Ризидә Рәхмәтуллина.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: