Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Без “Яраткан китабымның авторына хат” бәйгесендә катнаштык

Исәнмесез, хөрмәтле “Көмеш кыңгырау “ газетасы редакциясе! Сезгә Арча районы Субаш-Аты авылыннан сәламнәр җибәрәбез. Сәламнәребез белән бергә үзебез башкарган эшләр белән дә таныштырып үтәбез.

Сәламнәрне сезгә китапханәче Фәридә Рафаэль кызы җибәрә. Мин китапханәче булып күптән түгел генә эшли башладым һәм хезмәтемне яратырга да өлгердем.

Китапханәче - бик кызыклы һәм җаваплы хезмәт. Төрле бәйрәмнәр, очрашулар оештырабыз. Алар район һәм республика күләмендә үткәрелә. Күптән түгел республика күләмендә “Яраткан китабымның авторына хат” бәйгесе булды.

Балалар үзләренең яраткан авторларына хат язарга тиешләр иде. Без дә кызым белән катнашып карарга булдык. Кызым Фәйрүзә Йолдыз Шәрәпова китапларын яратып укыды һәм аңа хат язды. Районда сертификатка ия булдык. Барлык катнашучыларга Казанга шагыйрьләр белән очрашуга барырга мөмкинлек бирделәр.

Кызым белән без дә бу очрашуга бардык. Язучылар йортында бик эчтәлекле һәм истәлекле очрашу булды. Шагыйрьләр белән очраштык, фотоларга төштек. Алар турында тагы да күп мәгълумат тупладык.

Балалар белән очрашуга килеп, аларны сөендергәннәре өчен аларга бик зур рәхмәт. Балалар чын шагыйрьләр белән очраштылар бит!

Бу әле яңа бәйге. Киләчәктә катнашучыларыбыз да, җиңүчеләребез дә күп булыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев