Көмеш кыңгырау

Без кеше булганда

Карабодай уңган елны Кара күзле малай туган. Колагыннан тартып, шуны Кеше итү кыен булган. Кара малай урам буйлап Этләр куган, атлар куган. Кыяр урлап, кишер урлап, Культурага каршы торган. Кем әрләде, кем дәшмәде, Характерны әйбәтләде Әниләрнең күз яшьләре, Әбиләрнең әкиятләре. - Песине ку, маэмайны ку, Менә ипи, менә ашың, Битеңне...

Карабодай уңган елны

Кара күзле малай туган.

Колагыннан тартып, шуны

Кеше итү кыен булган.

Кара малай урам буйлап

Этләр куган, атлар куган.

Кыяр урлап, кишер урлап,

Культурага каршы торган.

Кем әрләде, кем дәшмәде,

Характерны әйбәтләде

Әниләрнең күз яшьләре,

Әбиләрнең әкиятләре.

- Песине ку, маэмайны ку,

Менә ипи, менә ашың,

Битеңне ю, кулыңны ю,

Бисмилла әйт, карлыгачым...

- Син урамга чыгып китсәң,

Тәрәзәдән карап калам.

Ашагачтын әппәр итсәң,

Оҗмахка керерсең, балам...

- Кеше бакчасына керсәң,

Әшәке малай буласың.

Әлифбаны укый белсәң,

Дәү буласың, сандугачым...

Зур дөньяга чабып чыгып,

Җаны сөйгән елан ашар.

Төпсез ыштан, сыек чыбык -

Күрде безнең газиз башлар.

Челлә буе утлар йотып,

Сабак укып сары көздә,

Китап тотып, каләм тотып,

Кеше булдык тәки без дә.

Татарстан Республикасының халык шагыйре Гамил Афзал (Гамил Гыймазетдин улы Афзалов) 1921 елның 23 маенда Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында туа. 1977 елда «Айлы кичләр» шигъри җыентыгы һәм «Борылам да карыйм…» циклына кергән шигырьләре өчен ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Татар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәт уңышлары өчен «Почет Билгесе» ордены белән (1981) бүләкләнә, 1992 елда исә Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелә. Ул шулай ук Әлмәт Язучылар оешмасының Р.Төхфәтуллин исемендәге һәм Чаллыдагы «Аргамак» журналының С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты, 1985 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Гамил Афзал 2003 елның 20 августында Әлмәт шәһәрендә вафат була.
Г.Афзал - 1958 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 7 март 2018 - 12:41
    Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевның кызы Ләйләдән әкәмәт тәмле бәлеш рецепты! Көлеп үлмәле видео!!!
  • 6 март 2018 - 15:58
    Гөлназ Сираева племяннигы белән җырлый! Күрми калмагыз!!!
  • Ниләр генә юк монда
  • ишетелә бер азан
  • мин әнинең кояшы
  • Яңа 18 сан
  • 22 май 2018 - 14:54
    Мәктәп белән кайда ничек саубуллашалар?
    Чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен иң дулкынландыргыч мизгелләр якынлашты. Укытучылар, сыйныфташлар белән саубуллашып, тормышның яңа баскычына күтәрелер чак. Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре гөрләп узар. Ә бездә алар бик күңелле һәм дулкынландыргыч булалар. Кызык, ә башка илләрдә чыгарылыш кичәләре ничек уза икән? Без сезне кызыклы сәяхәткә чакырабыз.
    225
    0
    1
  • 22 май 2018 - 14:54
    Мәктәп белән кайда ничек саубуллашалар? Чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен иң дулкынландыргыч мизгелләр якынлашты. Укытучылар, сыйныфташлар белән саубуллашып, тормышның яңа баскычына күтәрелер чак. Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре гөрләп узар. Ә бездә алар бик күңелле һәм дулкынландыргыч булалар. Кызык, ә башка илләрдә чыгарылыш кичәләре ничек уза икән? Без сезне кызыклы сәяхәткә чакырабыз.
    225
    0
    1
  • 21 май 2018 - 09:57
    Менә ичмасам балык! Сезнең ярты метрлы балык күргәнегез бармы? Ә без күреп кенә калмадык, аны елгадан үз кулыбыз белән тоттык та. Әй, кул белән түгел инде, кармак белән лә!
    62
    0
    0
  • 21 май 2018 - 10:19
    Уйныйбызмы? Әйдәгез "Дәвам ит" уенын уйныйбыз... Әлеге кызыклы фотоларга карата язылган җөмләләрне шигъри юллар белән дәвам итәргә кирәк. Үзегезнең вариантны да тәкъдим итә аласыз... Иң кызыклылары газетабызда урын алыр :)
    58
    0
    0
  • 21 май 2018 - 10:52
    Марста тереклек бармы? Марс — Кояш системасында Кояштан дүртенче булып урнашкан планета.
    53
    0
    0
  • 22 май 2018 - 11:07
    49
    0
    0
  • 22 май 2018 - 14:06
    Аргентина әтәчләрен дә күрдек  Кызыклы экскурсия. Кәлтә, елан, тараканнар, балыклар....
    49
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:08
    Балаларыгыз өчен иң күнелле 18 көн! Махсус сменаның катнашучысы бул!
    47
    0
    1
  • 22 май 2018 - 15:30
    Бәйрәмнән фотомизгелләр Гаилә ул - җылы учак. Учак янына гаилә әгъзалары җыела. Гаилә нык булса гына, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була . Гаилә - тормыш көзгесе, тормыш нигезе
    45
    0
    0
Ночной режим