Көмеш кыңгырау

Алабугада кунакта

Алабуга шәһәрендә экскурсиядә булып кайттык.  Бу тарихи шәһәргә еш барырга туры килсә дә, ул безне гаҗәпләндерүдән туктамый.

Уйлап кына карагыз – Алабугада 209 һәйкәл, 700гә якын бина дәүләт саклавында исәпләнә икән бит.

Нефтьчеләр урамында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы урнашкан. 1990 елда оештырылган тыюлыкка Надежда Дурова музей-йорты, И.И.Шишкин, Шәһәр тарихы музейлары, Марина Цветаева мемориаль комплексы, Күргәзмә залы һәм сәнгать салоны керә. Бүгенге көндә Алабуга музей-тыюлыгы Федераль әһәмияткә ия булган тарихи һәм мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән. Тарихи мирасны саклаган өчен Алабуга шәһәре ЮНЕСКОның «Пальмовая ветвь мира» дигән алтын медаленә лаек булган.

1812 елгы Ватан сугышы герое, М.И.Кутузовның ординарецы, армиядә 10 ел хезмәт иткән данлыклы кавалерист-кыз Надежда Дурованың соңгы 30 ел гомере Алабуга белән бәйле. Ул биредә үзенең атаклы «Кавалерист-кыз язмалары» дигән китабын яза һәм бу китапка А.С.Пушкин зур бәя бирә.

Марина Цветаева мемориаль комплексы Алабуга шәһәренең аерым бер горурлыгы. XX гасырның романтик шагыйре 1941нче елның августында улы Георгий белән Алабуга шәһәренә эвакуацияләнә һәм үзенең соңгы көннәрен шунда үткәрә. М.Цветаева истәлегенә 1980 елда  дөньяда беренче мемориаль такта куела, ә 2002 елда Мемориаль комплекс барлыкка килгән. Аңа хәзер Цветаева һәйкәле торган Мемориаль мәйдан, «Көмеш гасыр» әдәби кафесы, Цветаеваның Әдәби музее, Көмеш гасыр китапханәсе һәм Хәтер йорты, шулай ук Покров чиркәве һәм шагыйрь күмелгән Петропавел зираты да керә.

1975 елда Алабугада дөньяда бердәнбер булган реаль пейзаж мәктәбенә нигез салучы Иван Шишкин музее ачылган. Биредә бөек рәссамның бик күп картиналары саклана.  

Шайтан каласына да менәргә насыйп булды безгә. Андагы табигатьнең матурлыгына исең китә. Бигрәк тә Тойма елгасы белән Чулман елгасы кушылган урыннар матур. Су диңгез кебек җәелгән. Төрле зурлыктагы утраулар ямь-яшел булып утыралар. Тирә як, уч төбендәге  кебек күренеп тора. Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре дә ак шәһәрләр булып күренеп торалар.

Алабуганы күргән кеше Татарстанның борынгыдан килгән мирасына сокланып, онытылмаслык тәэсирләр алып, әле тагын бер килү теләге белән китә. Рәхим итегез, борынгы Алабуга сезне көтә!

Кафия Гыйззәтуллина, Чаллы шәһәре, 31нче мәктәп

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: