Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Актанышта кунакта

“Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп,” – дигән бер акыл иясе.

Менә шушы сүзләрне девиз итеп, без - укытучылар белмәгәннәребезне өйрәнү, белгәннәребезне башкаларга өйрәтү һәм тәҗрибә уртаклашу максатыннан семинарларда катнашабыз. Чираттагы регионара семинарыбыз Актанышның 2нче номерлы аерым предметларны тирәнтен өйрәнү урта мәктәбендә узды. Әлеге мәктәптә барлыгы 757 укучы белем ала, шуларның 15 класс-комплекты, ягъни яртысын башлангыч класслар тәшкил итә. Мәктәпне Вахитов Илшат Рафит улы җитәкли. Кыска гына вакыт эчендә без аның турында бары яхшы сүзләр генә ишетергә өлгердек. Ул киң күңелле, һәр хезмәткәренә ягымлы, һәр укучысына игътибарлы җитәкче икән.

Семинарда Башкортстанның Илеш, Чакмагыш, Татарстанның Минзәлә, Сарман, Мөслим, Актаныш районнарыннан, Чаллы шәһәреннән килгән педагоглар катнашты. Анда “Башлангыч мәктәптә критик фикерләү технологиясен куллану” темасы буенча ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтелде, чыгышлар ясалды.

Мин үзем әлеге мәктәпнең югары квалификацияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Г.Р. Гыйльфанова уздырган туган тел дәресендә катнаштым. Ул 4нче сыйныфлар белән “Капма-каршы мәгънәле сүзләр – антонимнар” дигән темага дәрес күрсәтте. Дәрес ФДББС таләпләренә туры китерелеп оештырылган. Укытучы күп алымнар кулланып эшли, системалы эшчәнлеге күренә. Шулай ук креатив фикерләү сәләтен үстерү максатыннан “Без актерлар!”, “Син киресен эшлә!” кебек уеннар кулланды. Дәрес бик уңышлы килеп чыкты.

Зинаида Набиева күрсәткән мастер-класста “Синквейн” ысулы белән шигырь язарга өйрәндек. Синквейнның беренче юлы – исемнән, икенче юлы – ике сыйфаттан, өченче юлы – өч фигыльдән, дүртенче юлы – бер җөмләдән, бишенче юлы – беренче юлдагы исемгә – синоним сүздән ясала икән.

Мәктәп

Зур, матур.

Укыта, уйната, җырлата.

Мәктәпне мин яратам.

Уку йорты.

Әлеге ысул белән эшләгәндә укучыларның сүзлек байлыгы арта, сүз төркемнәрен аера бүлү күнекмәсе ныгый.

Семинарның өченче өлешендә педагоглар чыгыш ясап, үз эшчәнлекләрендә кулланган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Яр Чаллы шәһәренең “Менеджмент академисе” өстәмә профессиональ белем бирү стажировка мәйданчыгы җитәкчесе Надежда Ивановна Осипова үзенең чыгышында укучыларда субъектив позиция формулаштыру алымнарын өйрәтте.

Актаныш башлангыч мәктәбе укытучысы З.Ф. Кашапова сәләтле балалар белән эшләү алымнары турында сөйләде һәм үз мәктәпләрендә эшнең ничек оештырылуын күрсәтте. “Башлангыч мәктәптә белем бирү минимумы”н кертүнең уңай яклары турында Актаныш башлангыч мәктәбе укытучысы З.Ф. Кашапова үз фикерен җиткерде. “Башлангыч мәктәптә әдәби уку дәресләрендә продуктив технологияләр куллану, балаларның критик фикерләү сәләтен үстерү” темалары буенча Актанышның беренче номерлы мәктәбе укытучысы Л.Г. Вәлиева, Илеш районы Дөмәй урта мәктәбе укытучылары А.Ф.Хөсәенова, Л.И.Нәсибуллиналар үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Мин дә үз чиратымда “Рухи-әхлакый юнәлеш буенча дәрестән тыш эшчәнлек”не оештыру өчен “Бәхетле балачак” исемле курсымның методик әсбабын тәкъдим иттем.

Әлеге семинарда Актаныш мәгариф бүлеге методисты Имамразыева Гөлнозхан Давран кызы да катнашты. Аның үз район мәктәпләре һәм укытучылары өчен җан атып йөрүе әллә каян күренеп тора. Ул алар турында бары тик яхшы фикерләр генә әйтте. Килгән кунакларны үзенең ягымлы, көләч йөзе белән каршы алды, төпле киңәшләрен бирде. Әлеге чараны оештыруда катнашкан мәктәп администрациясенең киң күңеллелеге бездә яхшы эмоцияләр калдырды. Аларга эшләрендә зур уңышлар, белемле һәм тәрбияле балалар телибез. Тагын очрашырга язсын!

Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч белем бирү мәктәбе укытучысы Миләүшә Хәсәнова.

Фото Актаныш районы сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев