Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Агач утырткан – ага булган

Экология проблемасы үзенең үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты.

Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлары түгел, ә җир-суларның экологик торышы хәл итәчәк. Экологик аңлылык, фикерләү дәрәҗәсе, мәдәнилек – болар килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы булып тора. Ә моның өчен балаларга кечкенәдән үк экология тәрбиясе биреп кенә ирешергә мөмкин

Минзәлә шәһәренең "Таңкай" балалар бакчасы һәрдаим табигатебезне саклауга карата төрле акцияләр уздырыла. Шуларның берсе - "Агач утырт" акциясе . “Агач утырткан – ага булган”. Бу сүзләрдә нинди тирән мәгънә ята. Әйе, дөрестән дә, бер генә агач утыртсаң да, табигатькә, бөтен әйләнә-тирәлеккә күпме файда китерәсең. Агач-куаклар тирә-як мохитебезне матурлаучы, саклаучы булып торалар. Юкка гына урманны галәмебезнең үпкәсе димиләр. Һәркайсыбызның сәламәтлеге дә яшеллек белән нык бәйләнгән.

Без агачлар, куаклар утыртып, балаларда туган як табигатен өйрәнүгә карата кызыксыну үстерәбез, табигатькә, туган җирнең табигый байлыкларына сакчыл караш тәрбиялибез. Кеше агачлар яки башка үсемлекләр утырта икән, ул турыдан туры җир белән тыгыз бәйләнештә була. Агач утыртуда катнашучылар, киләчәктә табигатьне пычратудан, бозудан, читтә торыр, ягъни җиткергән кеше, җимерүче булмас, бирүче, кире тартып алмас. Киләсе буын өчен җиребез ышанычлы кулларда булыр.

“Таңкай” балалар бакчасында үткән “Агач утырт” акциясендә әти-әниләр, бакча хезмәткәрләре, ә иң мөһиме балалар бик теләп катнашты. Планетабыздагы яшеллекне булдыру, саклауда ярдәм оештыруда алар һәрдаим катнашып киләләр, һәм кече яшьтән сабыйларны да шуңа өйрәтәләр. Ә балалар бу эштә катнашулары белән горурланалар, үзләре утырткан агачларын сөенә-сөенә әти-әниләренә күрсәтергә ашыгалар. Әлбәттә, акциядә катнашучы әти-әниләр дә бу чарага бик зур өлеш кертте, алар агач үсентеләре белән тәэмин иттеләр. “Таңкай” балалар бакчасы җитәкчелеге үз чиратында, балаларга һәм әти-әниләргә зур рәхмәтен җиткерде.

Миләш агачлары аллеясы булдырылды. Ни өчен миләш диярсез? Беләсезме, миләшкә халык гомер буе хөрмәт белән караган. Аны кисмәгәннәр дә, сындырмаганнар да. Миләш агачын рәнҗеткән кеше сәламәтлеккә туймый һәм хәерче була, дип ышандырганнар. Күз тиюдән саклый торган агач та әле ул. Моның өчен өлкәннәр "Әтәч тавышын ишетмәгән" агач ботагын кулланырга кушалар. Ис тигән очракта да иң элек миләш ашатканнар.

Балаларның үзләренең нинди изге эш эшләүләрен аңлаулары шатлыклы йөзләреннән, тырыша-тырыша тәрбияче апаларына агач утыртуда булышуларыннан күренә иде.

Рәмзилә Исакаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев