Көмеш кыңгырау

Әгәр дә ул булмаса...

Танылган әкиятче Сергей Козлов әсәре буенча куелган "Керпекәй белән Аю баласы мультфильмын беләсезме? Дусларыгызга игътибарлымы сез? Якын кешегезнең никадәр кадерле булуын аңлар өчен, бер генә мизгелгә "әгәр дә ул булмаса..." дип уйлап карагыз әле. Юкка-барга ачуланыша башласагыз, бу мультфильмны, бу өзекне искә төшерегез.

***

            Тагын бераздан йолдызлар кабыныр, ай калкып чыгар да чайкала-чайкала көзге тын кырлар өстеннән йөзеп китәр. Аннары урманга керер, иң биек чыршы очына эләгеп бераз гына туктап торыр да шунда аны Керпе белән Аю баласы күреп алыр.

            -Кара! - дияр Керпекәй.

            -Абау, - дияр Аю баласы.

            Ә ай тагын да югарырак күтәрелеп, бөтен Җир өстен салкын, тонык нуры белән тутырыр.

            Шулай була иде. Салкын, болытсыз көзге кич саен шулай була иде. Һәр кич Керпекәй  белән Аю баласы я Керпекәйдә, я Аю баласы өнендә җыелалар иде дә нәрсә турында булса да сөйләшәләр иде.

            Менә бүген дә Керпекәй Аю баласына:

            - Безнең беребез өчен икенчебез  булу әйбәт бит!-дип куйды.

            Аю баласы башын селкеде.

            - Ә син менә күз алдына китереп кара әле: мин юк, син ялгызың гына утырасың, хәтта сөйләшергә дә беркемең юк.

            - Ә син кайда?

            - Ә мин юк.

            - Алай булмый ул, - диде Аю баласы.

            - Мин дә шулай уйлыйм, - диде Керпекәй.- Ләкин менә кинәт ....мин бөтенләй юкка чыкканмын.Син берүзең. Нишләр идең икән?

            - Синең янга барам.

            - Кая?

            - Ничек инде - кая? Өеңә. Барам да әйтәм:" Керпекәй, син нәрсә инде, килмәдең?" диям. Ә син әйтәсең ...

            - Менә юләр! Мин юк бит, булмагач, нәрсә әйтәм инде?

            - Әгәр син өеңдә булмасаң, димәк, миңа киткәнсең. Өйгә йөгерәм. Ә син монда! И-и башлыйм аннары...

            - Нәрсә башлыйсың?

            - Ачулана башлыйм!

            - Ни өчен?

            - Ничек инде ни өчен? Сөйләшкәнчә эшләмәгән өчен.

            - Ә ничек сөйләшкән идек?

            - Каян белим инде? Тик син я минем янда, я үз өеңдә булырга тиеш идең.

            - Мин бит бөтенләй юк. Аңлыйсыңмы шуны?

            - Соң менә бит утырасың.

            - Ул мин хәзер монда утырам, ә  бөтенләй булмагач, кайда булам инде?

            - Я миндә, я үзеңдә.

            - Ул бит мин булсам- шулай.

            - Әйе инде, - диде Аю баласы.

            - Әгәр дә мин бөтенләй булмасам?

            - Алайса син елга буенда айга карап утырасың.

            - Елга буенда да юк.

            - Алайса син каядыр киткәнсең дә әле кайтып җитмәгәнсең. Мин бөтен урманны бетереп сине эзләячәкмен һәм табачакмын!

            - Син бөтен җирне актарып та мине тапмадың, - диде Керпекәй.

            - Күрше урманга йөгерәм!

            - Анда да юк.

            - Бөтен дөньяның астын-өскә китерәм! Һәм син табылачаксың!

            - Юк мин. Беркайда да юк.

            - Алайса, алайса... Алайса мин болынга йөгереп чыгам да, - диде Аю баласы, - "Керпекәәәә-ә-әй!" -дип кычкырам. Син мине ишетерсең дә:"Аю баласыы-ы-ы!" диеп тавыш бирерсең. Вәт!

            -Юк, -диде Керпекәй.- Мин бер тамчы да юк. Аңлыйсыңмы?

            - Син нәрсә миңа бәйләнәсең?- дип ачуланды кинәт  Аю баласы. - Син булмасаң, мин дә юк. Аңладыңмы?

            - Юк, син -бар; ә менә мин -юк.

            Аю баласы күңелсезләнеп, тынып калды. Дәшмәде.

            - Я инде, Аю баласы!

Аю баласы дәшмәде. Ул урман өстенә югары ук күтәрелгән айның Керпекәй белән аңа салкын нурларын сирпүен күзәтә иде...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: