Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Яңа мәктәптә яки яңа сыйныфта ничек дуслар табарга?

Психолог Людмила Петрановская киңәшләре.

Балалар өчен киңәшләр
♦ Дуслык - ул ике як та бер-берсен тигез күрә торган мөнәсәбәтләр. Аны сорап  та, сатып алып та, яисә башка ысул белән дә аңа ирешеп булмый. Ике якның да бер-берсе белән чынлап кызыксынуы аша гына чын дуслык туарга мөмкин. Синең юлыңда уртак кызыксынуларыгыз, шөгыльләрегез булган шундый кеше очравын көтәргә кирәк. Кемдер чын дусларны балалар бакчасында таба, ә кемдер институтта гына дуслаша.


♦ Дуслыкка әзер бул, әмма башка кешегә охшарга тырышма. Дустыңа син нинди бар, шундый килеш тә кызык булачаксың.


♦ Үзең турында, үзеңнең шөгыльләрең турында сөйләргә оялма. Вакыт-вакыт мәктәпкә үзеңнең коллекцияләреңне, яки берәр кызыклы китабыңны алып кил, спорт секциясендә алган кубокларың булса, шуларны алып килеп күрсәт. Укучылар арасында синең кызыксынуларыңны уртаклашыр кеше табылмый калмас.


♦ Дусларның икесенә бер дәрәҗәдә күңелле һәм рәхәт булырга тиеш. Башкаларның фикерен тыңлый бел, үзеңнекен генә өстен куярга тырышма.
Дусларың белән бергә уйнаганда җиңелүне дә кабул итә бел, уен гына икәнен онытма!

♦ Таныш булмаган балалар белән сөйләшеп китәр өчен, аларны берәр тәмле әйбер белән сыйларга була. Әмма бу танышып китәр өчен генә. Дуслыкны тәмнүшкәләр белән генә яулап алып булмый! Кызыклы рәсемнәр яки видеолар карау - шулай ук танышып китү ысулы була ала.

♦ Беренче танышудан соң, аралашу дәвам итсен өчен иптәшеңнең кайда торганын, нәрсә белән кызыксынганын, нинди уеннар яратуын сораш. Бәлки икегез дә бер үк әйберләрне яратасыздыр.

♦ Әгәр дә яңа танышың уңышлары турында сөйләсә, мактарга онытма! Мактаганны бөтен кеше ярата. Чын-чынлап соклануыңны белдер, әмма арттырып җибәрмә. Ялагайлану булып чыкмасын.

♦ Әгәр дә дуслык барлыкка килмәсә, кайгырма, димәк син әле чын дустың булырлык кешене очратмагансың! Очрашу сине алда көтә!


Әти-әниләр өчен киңәшләр

♦ Әти-әниләрнең ярдәме бу очракта балада үз-үзенә ышаныч тудыруда ярдәм итүдән гыйбарәт.

♦ Бала өчен борчылуыгызны киметергә тырышыгыз. Алайса балагыз «әнине борчымас өчен» дип тыштан гына шат елмаеп, ә чынлыкта проблемаларын эченә «йотарга» мөмкин. Сез бит инде балагыз урынына мәктәпкә барып дуслар табып бирә алмыйсыз. Аның белән бу темага җылы әңгәмәләр алып бару  иң дөрес ярдәм булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев