Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Тәрбия кылу өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк

Беренче сыйныф укучыларынының ата-аналарына киңәшләр.

1. Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез. Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.

2. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез. Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешегә тормыш бирәчәк һәм бу –табигать законы.

3. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз, аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.

4. Бала - тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк.Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.

5. Балагыз нинди булуына карамастан яратыгыз - талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да. Аның белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык.

6. Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен һәм йомшак тавышыгызны ишетсен, иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.

7. Балагызны ашыктырмагыз. Вакытны дөрес бүлү - сезнең эшегез.

8. Баланы мәктәпкә иртәнге ашны ашатмыйча озатмагыз. Аны алда авыр хезмәт –уку хезмәте көне көткәнен онытмагыз.

9.Баланы мәктәпкә озатканда аңа уңышлар теләгез, ягымлы сүзләр әйтегез.

10. Баланы мәктәптән тыныч каршы алыгыз.Әгәр ул ни өчендер ярсыган, сезнең белән борчуларын бүлешергә тели икән, аны тыңлагыз.

11.Баланың борчылганын күрсәгез, тик ул борчылуын сезнең белән уртаклашырга теләмәсә, сорашмавыгыз хәерлерәк. Бала тынычлансын, үзе үк барысын да сөйләр.

12.Мәктәптән кайткач та баланы дәрес әзерләргә утыртмагыз, 2-3 сәгать ял итеп алсын (1нче сыйныфлар 1,5 сәгать йоклап алсалар, тагын да яхшырак). Дәрес әзерләү өчен иң яхшы вакыт – көндезге сәгать 3 тән 5 кә кадәр, ә кич белән дәрес әзерләргә бөтенләй киңәш ителми.

13.Дәрес әзерләгәндә балага мөстәкыйль шөгыльләнергә мөмкинлек бирегез. Әгәр сезнең ярдәм кирәк булса, сабыр булыгыз. Аңа борчылмаска кушыгыз, уңышларын күрегез, мактап алыгыз.

14.Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә әче икмәк әзерләмәгез. Чөнки ни чәчсәң, шуны урырсың.

Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Ата-ана - төп тәрбияче. Тәрбия кылу өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк.


Чаллы шәһәре 31нче «Кызыл Калфак» балалар бакчасы педагог-психологы Ләйсән Мирзаянова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев