Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Син уйлаганча булмаса...

«Хәерле көн! БДИга әзерләнү һәм аның нәтиҗәләре аркасында бик күп чыгарылыш укучылары югалып кала, хәтта үз-үзләренә кул салучылар да бар... Шушы аяныч хәлләрне булдырмау өчен нишләргә икән? Мине шул сорау борчый. Киләсе елга мине дә шул сынау көтә бит».

Бер уку­чы­быз­ның әле­ге ха­тын­нан соң без бу мәсь­ә­лә бу­ен­ча пси­хо­лог Гү­зәл За­ки­ро­ва­га һәм ал­да­гы ел­да им­ти­хан­нар би­рә­се хә­бәр­че­лә­ре­без­гә мө­рә­җә­гать ит­тек. Сез­гә дә алар­ның фи­кер­лә­ре кы­зык­лы һәм фай­да­лы бу­лыр дип уй­лый­быз.

 

Син уй­ла­ган­ча бул­ма­са...

Әгәр БДИ­да тү­бән бал­лар җый­ган­сың яки ти­еш­ле «п­ро­ход­ной» балл­ны ала ал­ма­ган­сың икән, әле­ге си­ту­а­ци­я­не мөм­кин ка­дәр ты­ныч үт­кә­реп җи­бә­рү өчен бер­ни­чә мо­мент­ны ис­тә то­тар­га ки­рәк.

Иң элек син тор­мыш­та мон­дый кү­ңел­сез­лек­ләр бул­га­лап то­ру­ын аң­лар­га һәм ка­бул итәр­гә ти­еш. Бу син ав­то­мат рә­веш­тә «на­чар»­га әй­лә­нә­сең ди­гән сүз тү­гел.

Әйе, кү­ңел­ле хәл тү­гел, лә­кин ин­де бу­ла­сы бул­ган. Си­ту­а­ци­я­гә чит­тән ка­рап ти­еш­ле нә­ти­җә­ләр яса һәм баш­ка мон­дый ха­та­лар­ны җи­бәр­мәс­кә ты­рыш.

Га­еп­лә­мә!

Үзең­не дә, баш­ка­лар­ны да га­еп­лә­мә. Әйе, күп әзер­лән­гән­сең­дер, шу­лай ки­леп чы­гу­ы­на кә­е­фең төш­кән­дер, гарь­лән­гән­сең­дер. Лә­кин дөнья бул­гач, төр­ле хәл­ләр бу­ла. Һәм бу, ни әйт­сәң дә, тәҗ­ри­бә. Тәҗ­ри­бә­не рәх­мәт­ле бу­лып ка­бул итәр­гә ки­рәк. Оныт­ма: тор­мыш шу­лай са­бак­лар би­рә то­ра һәм син ях­шы­сын да, на­ча­рын да аң­лап ка­бул итеп, нә­ти­җә­ләр ясый ал­саң гы­на ал­га ба­ра­чак­сың. Мәк­тәп­тә бер сый­ныф­тан икен­че­се­нә күч­кән ке­бек, тор­мыш­та да яки ал­га ба­ра­чак­сың, яки бер урын­да тап­та­на­чак­сың.

Сөй­ләш

Ис­тә тот: чы­гу юлы бул­ма­ган си­ту­а­ци­я­ләр юк ул. Иң мө­һи­ме бу оч­рак­та – га­еп­лә­мәс­кә, үз эче­ңә бик­лән­мәс­кә, ә сөй­лә­шер­гә ки­рәк. Үзең­не бор­чы­ган бу хәл ту­рын­да си­не мо­раль укы­мый­ча гы­на, ты­ныч кы­на  тың­лар­лык якын­на­рың бе­лән сөй­ләш. Күб­рәк, озаг­рак сөй­ләш­кән са­ен, кү­ңе­ле­ңә ты­ныч­лык тиз­рәк ур­на­ша­чак. Үп­кә, га­еп, кур­ку хис­лә­рен шул оч­рак­та гы­на җи­бә­рә ала­чак­сың. Һәм шул оч­рак­та гы­на си­ту­а­ци­я­гә объ­ек­тив ка­рап, ал­га та­ба ниш­ләр­гә ⠀и­кән­ле­ген аң­ла­я­чак­сың.

Сай­лау – си­нең хо­кук

Им­ти­хан­нар­га ка­гы­лыш­лы со­рау­лар­ны укы­ту­чы­ла­ры­ңа би­рү­дән ку­рык­ма. Си­ңа яр­дәм итәр­гә әзер ке­ше һәр­ва­кыт та­бы­ла­чак, ул си­ңа төр­ле ва­ри­ант­лар тәкъ­дим итә­чәк, рух­лан­ды­рып то­ра­чак. «Үз» ке­шең­не эз­ләр­гә ге­нә ки­рәк.

Һәр­кем­нең бу тор­мыш­та үз­гәр­теп бул­мый тор­ган си­ту­а­ци­я­ләр­дә кал­ган ва­кыт­ла­ры бу­ла. Лә­кин си­ту­а­ци­я­гә ни­чек ка­рар­га – аны ул үзе хәл итә.

Шу­ңа кү­рә бу  шәх­си тәҗ­ри­бәң­не тор­мы­шың­ның бер өле­ше бу­ла­рак ка­бул ит. Га­еп­ләү­ләр­сез, үп­кә­ләр­сез ге­нә. Һәм үзең­нең зур тор­мыш мәк­тә­бең­нән ал­га бар. Зур­лар­ча ыша­ныч­лы адым­нар бе­лән.

Ки­лә­чәк­тә бар да әй­бәт бу­ла­чак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев