Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Селфи ясау – хоббимы, әллә психик тайпылышмы?

Беренче карашка, бу - гап-гади бер хобби.

Интернет челтәрендә нинди генә фотолар юк: менә кемдер иртән торган, юынып, битенә маска ясаган; ә кемдер иртәнге аш өстәлен төшергән, кемдер эштә өстәл артында утыра. Кыскасы, кем генә селфи белән шөгельләнми хәзерге заманда!..

Ә менә гаилә психологы Булат Бәдретдинов, иң беренче чиратта, бу хобби яшүсмерләргә хас ди (чыганак: “Сөембикә” (18+) журналы). Алар танылу, башкалардан аерылып тору юлларын эзлиләр. Бигрәк тә укуда, мәктәптән тыш секцияләрдә әллә ни уңышлары булмаганнары, ди психолог. Ул ата-аналарга яшүсмер балаларына бик игътибарлы булырга киңәш итә. Аларга реаль тормышта мавыгу табарга ярдәм итәргә кирәген әйтә. Бәяләүне бала интернет челтәрендә түгел, чын тормышта табарга тиеш.

“Селфи зарарсыз феномен кебек. Тик үз-үзеңне сурәткә төшереп, аны социаль челтәрләргә урнаштыру тормыш рәвешен билгели башласа, патологиягә әйләнә”, - ди профессор, медицина фәннәре докторы, КДМУның психиатрия һәм наркология кафедрасы мөдире, “Россиянең психиатрлар җәмгыяте “ вице-президенты, Татарстанның атказанган табибы Кәүсәр Яхин.

Ә сез белә идегезме?

Танылган кешеләр арасында беренче селфины бөек рус язучысы Лев Толстой төшерә. Ул вакытта бик сирәк булган фотоаппаратны язучы 1862 нче елда сатып ала һәм автопортретын ясый. Фото почмагына “Үз-үземне төшердем” дип язып куя. Әлеге сурәт Толстой исемендәге Дәүләт музеенда саклана.

Үзәк китапханәнең татар әдәбиятын һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәре Ләйсән Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев