Оялчан балага ничек ярдәм итәргә? (Психолог киңәшләре)
Әлеге сыйфат үз-үзеңә түбән бәя бирү белән бәйләнгән.
Оялчынлыкның нигезләрен сабый вакытта эзләргә кирәк. Баланы үз “мин”ен тоя башлавы олы кешенең эчке дөньясы формалашуга нигез булып тора. Ата-аналарга оялчан баланы дөрес тәрбияләү бик мөһим. Кайбер балада оялу хисен арттырырга түгел, киресенчә, киметергә ярдәм итәргә кирәк. Балагызның кешеләр белән аралашмый торган, нервлы яки тыныч, күзәтүчән булып үсүе сездән тора. Артык оялчанлык балага киләчәк тормышта киртә булуы бар. Әлеге сыйфат үз-үзеңә түбән бәя бирү белән бәйләнгән. Бу баланың үз мөмкинчеллекләрен һәм сәләтен чынбарлыктан түбән бәяләүендә күренә.
Психологлар еш кына оялчанлыкны “үз-үзеңә ышанмау сәбәпле ялгыз калырга омтылу”, “чит кешеләр алдында уңайсызлану” дип бәялиләр. Үзләренең читенсенүләрен оялчан балалар эндәшми генә кичерәләр, башкаларга әйтмиләр, тик аларның тышкы кыяфәтләре үк: “Мин оялчан”, - дип кычкырып тора. Оялчанлык тышкы яктан баланың кыюсыз, уңайсыз хәрәкәтләр ясавында, йомыкый булуында чагыла. Ләкин физиологик яктан баланың пульсы һәм сулышы ешайган була. Оялчанлык барлыкка килүгә кайбер сәбәпләр: әнисеннән бик иртә аерылу; ата-ананың кирәгеннән артык принципиаль һәм кырыс булуы; балага артык зур таләпләр кую.
Кыюсыз баланы ашыктыру – аңа психологик басым ясау дигән сүз. Йомшак, күңелләре тиз җәрәхәтләнүчән балалар бу басымны күтәрә алмыйлар. Психиканың саклану механизмнары эшли башлый – балалар торган саен күбрәк йомылылар, үз эчләренә бикләнәләр.
Куркуны җиңү өчен әнинең назы, якынлыгыннан яхшырак нәрсә бар?! Белгечләр фикеренчә, хатын-кыз лидер булган гаиләдә балалар оялчан, инициативсыз булып үсәләр.
Оялчан балаларда шәхси территория, ялгыз калырга мөмкинлек булуы бик мөһим. Ялгыз калгач, алар ямансулап утырмыйлар, элек булган вакыйгалараны анализлыйлар. Аларның хыял дөньясы бик бай була. Нәкъ менә иҗадый эш ярдәмендә (музыка, рәсемнәр, бию) балада үз-үзенә ышаныч тәрбияләргә була, ул камилләшергә ярдәм итә.
Баланы тормыш авырлыкларыннан саклау кирәкме соң? Шуны истә тотарга кирәк, бала авырлыклар белән үз көченә ышангач, ныклы кеше буларак очрашамы, әллә куркынган, уңышсыз мескен буларакмы. Балага һәр адымда ярдәм кулы сузарга кирәкми. Аңа мөстәкыйльлек һәм үз-үзенә ышаныч булдыру өчен шартлар тудырырга кирәк, пробелемаларны чишү һәм карарлар кабул итү өчен билгеле бер күләмдә ирек бирергә кирәк.
Оялчанлык асылда бик яхшы хис. Оят булмау күпкә авыррак нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ата-ананың максаты – оялу хисен бетермичә, аны кирәк чакта гына җиңәргә өйрәтү. Хәзер күп кенә ата-аналар балаларын артык кыю, оялу турында уйлап та карамый торган итеп үсендерәләр. Мондый баладан киләкчәктә җинәятче чыкмас дип ышандырып әйтеп тә булмый.
Оялчан балага ничек булышырга?
- Яңа урынга килгәч, өйрәнергә вакыт бирергә кирәк. Яңа урынның законнарын өйрәнгәч, кагыйдәләрен аңлагач, ул үзе әкренләнеп аралаша башлаячак.
- Яңа мероприятияләргә, яңа танышуларга баланы баштан ук әзерләргә кирәк.
- Баладан мәҗбүри катнашуны таләп итмәскә кирәк (мәсәлән, бәйрәмнәрдә яки яңа балалар белән уйнаганда һ.б.)
- Башка балалар белән танышканда ярдәм итәргә кирәк. Бала белән бергә исемен сорап танышырга.
- Баланы кеше алдында ачуланмаска. Аны кеше белән аралаш дип ачуланудан файда юк, ярдәм итәргә кирәк.
- Әгәр бала сезнең белән үзенең эч серләрен бүлешә икән, аларны кеше алдында сөйләргә, баланы кыен хәлгә куярга ярамый.
- Мондый балалар үзләре генә калырга яраталар. Үзләре генә төрле уеннар уйлап чыгаралар, булган очракларга анализ ясыйлар.
- Уңай тәҗрибәләр! Алар баланы ачып җибәрергә ярдәм итә. Берәр эше әйбәт барып чыкса, мактарга онытмагыз.
- Әгәр балага бер нәрсә дә ярдәм итмәсә, ул беркем белән дә аралашмаса, психологка мөрәҗәгатҗ итәргә кирәк.
Чаллы шәһәренең 9нчы “Алан” балалар бакчасы педагог-психологы Овчинникова З.Ф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев