Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Ник Вуйчич: «Кыенлыклар яңа мөмкинлекләргә юл ача»

Миңа калса, сәбәп – физик мөмкинлекләрем чикләнгән булуга карамастан, чикләүләр бөтенләй дә булмаган шикелле яшәвемдәдер.

Ютубта сез минем скейтборда йөргән, серфинг йөзгән, музыка белән шөгыльләнгән, гольф тубына аткан вакытымда егылып киткән һәм торган вакытымны, кешеләр белән аралашкан вакытымны чагылдырган видеоларны карый аласыз. Мине танылган шәхесләр кочып тора - монысы да күңелле мизгелләр.

Кеше өчен гадәти хәлләр болар, килешәсездер? Ә нигә соң бу видеоларны миллионлаган кеше караган? Миңа калса, сәбәп – физик мөмкинлекләрем чикләнгән булуга карамастан, чикләүләр бөтенләй дә булмаган шикелле яшәвемдәдер.

Еш кына кешеләргә инвалидлар – эшлексез һәм көчсез, алай гына да түгел, тормышка ачулы, үз эчләренә бикләнгән кешеләр кебек тоела. Ә миңа исә актив, хәтта кайвакыт экстремаль яшәү рәвешем белән башкаларны гаҗәпләндерү ошый.

Бу видеоларга карата язылган йөзләрчә комментарийлар арасында иң ешы: «Шундый хәлдәге егетнең бәхетле булуын күргәч, кайвакыт үземне кызгана башлавым, кирәгенчә матур, акыллы һ.б. булмавым турында уйлавым искә төште. Куллары, аяклары булмаган егет БӘХЕТЛЕ булган чакта, мондый уйлар ничек килә алган минем башка?!»

Тормыш матур тоелсын, дисәгез...

Минем бәхетле булуым – ул озын юлның нәтиҗәсе. Баштарак миңа да бик күп нәрсәләр җитми иде. Җитмәгәннең күбесен үз өстемдә эшләү юлында таптым мин. Аз да түгел, күп тә түгел, чикләүләрсез яшәү өчен миңа кирәкле нәрсәләр:

– Яшәү мәгънәсен тою;

– Бернәрсә дә какшата алмаслык өмет;

– Аллаһка һәм Аның чиксез рәхмәтенә ышану;

– Үз-үзеңне ярату һәм ничек бар – шулай кабул итү;

– Тормышка дөрес мөнәсәбәт;

– Ихтыяр көче;

– Үзгәрешләргә әзер булу;

– Көчле йөрәк;

– Мөмкинлекләр эзләргә тырышу;

– Уңышсызлыклардан көлә алу сәләте;

– Кешеләр өчен яхшылык эшләү теләге.

Ник Вуйчичның «Жизнь без границ» китабыннан.

Лилия Фәттахова тәрҗемә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев