Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Ни өчен баланың теле озак ачылмый?

Бу проблеманың сәбәбе нәрсәдә соң? Шуны ачыклыйбыз.

Соңгы елларда балалар бакчасына килүче сабыйлар арасында сөйләм теле үсеше артка калганнары күбәйде. Алар әйтергә теләгән сүзләр аңлашылмый, сабыйлар авазларны дөрес әйтми, җөмлә төзи белми.

Бу проблеманың сәбәбе нәрсәдә соң? Безнеңчә, кайбер балаларда сөйләм үсешенең яшьтәшләреннән артка калуы әти-әниләрнең сабыйлары белән аз сөйләшүенә бәйле. Бүгенге көндә смартфоннарга текәлгән әниләр гадәти күренешкә әйләнде, өйдә өлкәннәрнең игътибары күбрәк телефонга юнәлгән, ә бу сабыйларның теле вакытында ачылуга тискәре йогынты ясый. Әлбәттә, бу проблеманың бүтән сәбәпләре дә булырга мөмкин. Күп әниләр сабыйларга телефон бирәләр дә, рәхәтләнеп үз эшләре белән шөгыльләнәләр. Әни кешегә бу бик уңайлы. Бала шул смартфоннан мультфильмнар карый, аның белән уйный, әкиятләр, җырлар тыңлый. Әниләр моны сабый үсеше өчен файдалы дип үзләрен тынычландыра. Ләкин бала белән әнинең турыдан туры аралашуын, бишек җырларын, әни сөйләгән әкиятләрне, җанлы диалогны бернәрсә дә алыштыра алмый!

Сабый дөньяга килгән беренче көннән үк аның белән сөйләшергә, әкиятләр укырга, аңа җырлар җырларга, бала белән уйнарга кирәк. Болар барысы да баланың теле ачылуга ярдәм итә.

Бу проблема борчыган әти-әниләргә түбәндәге киңәшләрне бирергә була:

  • Мультфильм карау вакытын чикләгез. Нинди генә “үстерешле” булсалар да, алар сабыйларны сөйләшергә өйрәтми, чөнки бала беренче чиратта образларны, рәсемнәрне карый, ә диалогларны аңлау соңрак башлана;
  • Дөрес итеп сөйләшегез. Күп әти-әниләр сабыйлары белән бала телендә сөйләшә. Ат тыр-тыр (бара), машина выж-выж (килә) һ.б.дип әйтә. Әгәр бала үзе бу сүзләрне уйлап тапкан икән, сөйләмендә куллансын, ләкин сез алай сөйләшмәгез. Зурлар сөйләме сабый өчен үрнәк, шуңа күрә сүзләрне дөрес итеп әйтегез;
  • Сүзләрне сорап алмагыз. Балага менә шушы сүзне кабатла, “әти” дип әйтсәң, кәнфит бирәм дип сөйләштерергә тырышу – дөрес түгел. Әгәр ниндидер сүзне бала авызыннан ишетәсе килсә, мәсәлән, “Нәрсә белән уйнадың?” (туп), “Өстәлдә нәрсә бар?” (бал) кебек сораулар бирергә була;
  • Әлеге проблемага артык басым ясамагыз, сабый белән йомшак итеп сөйләшегез;
  • Баланың вак кул моторикасын үстерегез. Сөйләмнең кул бармаклары хәрәкәте белән бәйле булуы инде күптәннән дәлилләнгән. Бала белән бармак уеннары уйнагыз;
  • Балалар өчен язылган әкиятләр, җырлар, шигырьләр белән сабыйларны таныштырыгыз, аларны бергәләп ятлагыз.

Әлеге киңәшләр әти-әниләргә балаларның телен ачырга, сөйләмен үстерергә ярдәм итәр. Тик шуны онытмаска кирәк: һәр бала үзенчә формалаша, үзенчә үсә, аны яшьтәшләре белән чагыштырырга кирәк түгел. Шулай да баланың теле ачылмавы бик нык борчый икән, невролог, психолог һәм логопедка мөрәҗәгать итәргә була.

Ә инде сабыйга 3 яшь тулгач, балалар бакчасында йөри башлагач, без, тәрбиячеләр, аларның сөйләм телен тагын да үстерербез, сүз байлыгын арттырырбыз, бергәләп шигырьләр, җырлар өйрәнербез, уйнарбыз.

117нче “Уенчык” балалар бакчасы тәрбиячеләре Әхмәдуллина Г.Р., Мхамадиева Р.Р.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев