Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Мәк­тәп сук­ма­гын­нан

Җәй ни­чек баш­лан­са, шу­лай ки­сәк ке­нә бе­теп тә кит­те. Җәй­ге ка­ни­кул­лар­дан соң мәк­тәп­кә ба­ру, бил­ге­ле, кы­ен­рак ин­де.

Лә­кин кү­ңел­сез­лән­мик әле, ма­лай­лар-кыз­лар! Иң мө­һи­ме – мәк­тәп­кә ях­шы кә­еф бе­лән ба­ру бит. Ә мо­ның өчен ки­мен­дә йо­кың туй­ган­чы йок­лар­га ки­рәк! Шу­ңа кү­рә, әй­дә­гез, бү­ген­нән үк ир­тә­рәк ятып, ир­тә­рәк то­рыр­га өй­рә­ник.

Мәк­тәп­кә әзер­лек­не ки­бет­ләр­дә йө­рү­дән баш­лый­сы икә­нен әни­лә­рең ях­шы бе­лә­дер. Си­не дә ча­кы­ра­лар­дыр әле, әйе­ме? Ва­кы­тың­ны (ка­ни­кул­ның соң­гы көн­нә­ре бул­са да) кыз­ган­ма! Аның ка­ра­вы, руч­ка, ка­ран­даш, бе­тер­геч­ләр­не син нәкъ ме­нә үзе­ңә оша­ган­на­рын сай­лап ала­чак­сың бит.

Әле дә­рес әзер­ли тор­ган өс­тә­лең­не тәр­тип­кә ки­тер­дең­ме соң? Ту­зан­нар­ны сөр­теп, ки­тап-дәф­тәр­ләр­гә урын әзер­лә­дең­ме? Яңа пе­нал­ла­рың­ны ма­тур итеп те­зеп куй­дың­мы?

Те­шең бик үт­мә­гән фән­нәр­не ка­бат­лый тор­саң да бу­ла. Яңа уку елы­на ке­ре­шеп ки­тү җи­ңел­рәк бу­ла­чак!

 

Дә­рес­тә

Мәк­тәп­тә иң кы­ен эш, бил­ге­ле, дә­рес­тә җа­вап би­рү. Күз ал­ды­на ки­те­ре­гез: сый­ныф бүл­мә­се­нә укы­ту­чы ки­леп ке­рә, бик «важ­ный» кы­я­фәт бе­лән өс­тәл ар­ты­на уты­рып, жур­нал­ны ача һәм һәм күз ка­ра­шы бе­лән ге­нә исем­лек­не бар­лый баш­лый. Йө­рәк дөп-дөп ти­бә ин­де: кем­гә тук­та­лыр? Кем­гә бул­сын – әл­бәт­тә, ми­ңа! Соң­гы тап­кыр ди­гән­дәй ки­тап­ка күз таш­лап, так­та яны­на чы­га­сың.

– Э-э... шун­нан... Һәм... ни...

Ни­гә тот­лы­гып тор­мый­ча, чалт итеп җа­вап бир­мәс­кә шун­да? Югый­сә, бер­ние дә юк ке­бек бит – укы­ту­чы со­рый, ә син бил­ге өчен җа­вап би­рә­сең. Тот­лы­гу сә­бә­бе исә нәкъ ме­нә шун­да –си­нең бил­ге өчен җа­вап би­рү­ең­дә икән.

Без­нең җа­вап би­рү үзе­без­не тик­ше­реп ка­рау өчен бу­лыр­га ти­еш. Дө­рес, укы­ту­чы конт­ро­ле дә күп­ме­дер дә­рә­җә­дә мө­һим­дер. Әм­ма уй­лап кы­на ка­ра: дә­рес­не өй­рә­неп ки­леп тә җа­вап бир­ми кай­тып кит­сәң, син баш­ла­ган эш­не тә­мам­ла­ма­ган ке­бек бу­ла­сың бит! Өчен­че­дән, җа­вап бир­гән­дә без ма­тур итеп, ту­лы җөм­лә­ләр бе­лән сөй­ләр­гә өй­рә­нә­без.

Бил­ге­ләр­гә кил­гән­дә...

Бил­ге­ләр­нең ях­шы бу­луы, әл­бәт­тә, мө­һим. Күп­ләр, бәл­ки, бел­ми дә тор­ган­дыр – 9нчы сый­ныф­ны тә­мам­ла­гач, көл­ли­ят­ләр аби­ту­ри­ент­лар­ны им­ти­хан­нар­га тү­гел, ат­тес­тат­та­гы бил­ге­ләр­гә ка­рап ка­бул итә. Әм­ма шу­ңа да ка­ра­мас­тан, пси­хо­лог­лар биш­ле­гә ге­нә уку­ны мак­сат итеп ку­яр­га ки­ңәш ит­ми. Югый­сә, без­нең тор­мыш ло­то­рея уе­нын хә­тер­лә­тә­чәк, ди­ләр алар! Ме­нә әйт әле, си­ңа да укы­ту­чы­лар бил­ге­не дө­рес куй­мый ке­бек то­е­ла­мы? «Күп­ме укы­дым, әзер­лән­дем, ә алар...» ди­гән чак­ла­рың еш бу­ла­мы? Лә­кин ис­тә то­тыйк, укы­ту­чы бил­ге­не әзер­лән­гән өчен тү­гел, бе­лем өчен куя.

Та­гын өй эш­лә­ре!

Һәм ме­нә та­гын дә­рес әзер­ләр ва­кыт­лар җит­те. Бер бик пунк­ту­аль ке­ше ир­тә­гә­ге көн­гә план тө­зе­гән­дә бе­рен­че пункт итеп: «То­рыр­га!» дип язып куя тор­ган бул­ган. Мон­да да шу­лай ук – иң мө­һи­ме – дә­рес әзер­ләр өчен өс­тәл ар­ты­на ба­рып уты­рыр­га ки­рәк.

Кем­дер эш­кә то­ты­нып ал­дын­нан өс­тәл җы­еш­ты­рыр­га яра­та – бу да күп оч­рак­та ва­кыт­ны чи­ге­рү өчен ге­нә эш­лә­нә, ди­ләр бел­геч­ләр. Шу­лай да, бө­тен ки­тап-дәф­тәр­ләр­не ал­дан ук өс­тәл өс­те­нә әзер­ләп ку­яр­га оныт­ма.

Иң мө­һи­ме – дә­рес әзер­ләр­гә әни әйт­кән­не көт­ми­чә уты­рыр­га ки­рәк икән. Кем­дер куш­кан­ны эш­ли­се дә кил­ми бит әле ул, дө­ре­сен әй­тик!

Ин­де баш­ның ни­чек эш­лә­ве ту­рын­да. Сә­гать ике­дән соң акыл эш­чән­ле­ге ки­ми икән, 4-5ләр­дә ки­ре ар­та. Кич­ке 7-8ләр­дә – та­гын кис­кен төс­тә ки­ми. Әй­тик, син ир­тән 100 мәсь­ә­лә чи­шә ал­саң, кич бе­лән шу­ның 70ен ге­нә чи­шә­чәк­сең. Шу­ңа кү­рә дә­рес әзер­ләү­не ар­тык кич­кә кал­дыр­ган ке­ше – үз-үзе­нә дош­ман!

Ин­де бер­ни­чә чис­та прак­тик ки­ңәш. Бит­ләр­не сал­кын су бе­лән юу баш­ның тал­чы­гу­ын ки­ме­тә икән. Ә дә­рес әзер­ләр ал­дын­нан кул­лар­ны юар­га, ел­ма­ер­га һәм «Мин та­рих­ны (ма­те­ма­ти­ка­ны, фи­зи­ка­ны...) яра­там», – дип әй­тер­гә ки­ңәш итә без­гә пси­хо­лог­лар.

Язманы интернет материаллардан файдаланып Ризидә Гасыймова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев