Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Куркып калмасмы икән бу бала?

Әбиле, дәү әниле кешеләргә рәхәт — балаларын калдырып каядыр барып килүе аларга берни тормый. Андый булышчылары булмаган әниләр, кайвакытта, мәсәлән, якындагы  кибеткә генә чыгып кергәндә, баланың үзен генә калдырып, өстеннән бикләп китәргә мөмкин.

Бала башта елый, әлбәттә, аннары акрынлап күнә кебек, әм­ма күзләреннән күренә, ялгызы гына калырга теләми. 

Баланы өйдә берүзен генә калдырырга ярыймы, юк­мы, дигән сорауга бер генә педагог, бер генә психо­лог та кистереп җавап бирмәс, һәр баланың үз холкы бит: кайсылары — йомшак, юаш, кайберләре— шук, шаян, тиктормас. Баланың яшь үзенчәлекләрен дә онытмаска кирәк.

Әйтик, күкрәк балалары әле үзләре әйләнә, борыла алмыйлар, күп вакыт аркаларында гына яталар. Ка­раучысыз калгач, үз төкерекләренә дә тончыгырга мөмкиннәр. Беренче мәлдә ашаганнары бик еш кире килә торган була, сабыйның сулыш юлларын каплау өчен шул да җитә.

Шуыша, үрмәли, йөри башлаган бала өчен аяк астын­да калган һәрнәрсә—пычак, төймә, дарулар, розетка тишегенә сыярлык тимерләр фаҗига тудырырга мөм­кин. Бу яшьтә баланы, якындагы кибеткә генә чыгасы­гыз булса да, үзегез белән алу хәерлерәк. Күңелегез дә тыныч булыр, балагыз һава да сулар.

Әле зуррак дигәннәрен, алты-җиде яшьлекләрне дә үзләрен генә бик кыска вакытка калдырырга мөмкин. Сез уйлап тапкан, сез биргән уенчык баланы тиз туйды­ра һәм ул үзе өчен кызыклырак шөгыль эзли башлый. Телевизорны сүтә, газ кабыза, шырпы яндыра... Ярый ла, бәла-каза булганчы кайтып өлгерсәгез?! Һәм, бала үзе үк нидер ваткан, ау­дарган тавышлардан, шырпы утыннан һ.б. куркып калырга мөмкин.

Гаилә календареннән, 2013 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев