Көнләшмәүче кеше юктыр
Көнчелек – барыбызга да хас сыйфат инде ул, әйеме? Дусларыгызның уңышлары турында ишеткәч, йә булмаса осталыгын күргәч, гарьләнеп һәм ачуыгыз килеп куйганы бармы? Менә шул инде ул көнчелек.
Еш кабатланып торса, көнчелек кешенең холык-сыйфатына да әйләнергә мөмкин икән. Бу очракта кешене «көнчел», дип характерлыйлар.
Дөрес, көнчелек ак та булырга мөмкин. Үзеңнең югалткан мөмкинлекләрең өчен үкенүдән тыш, кемгәдер карап соклану, гаҗәпләнү төсмерләре дә була бу хистә. Мәсәлән, әби-бабайлар көч-куәтләре ташып торган яшьләргә сокланып кына түгел, чүт кенә көнләшеп тә карарга мөмкиннәр.
Ә инде «кара» көнчелек ничек кенә булмасын башкаларны уздыру теләге уята. Үпкә, үкенеч, уңышка ирешкән кешегә карата ачу... Бу төр көнчелек бигрәк тә куркыныч. Ә иң куркынычы – ул әле башка начар сыйфатларны да кузгатып, үстереп җибәрергә мөмкин. Әйтик, мактанчыклык, башкаларның казанышларын киметеп күрсәтергә, кемнедер түбәнсетергә тырышу... Ак көнләшү шәхси үсешкә стимул булса, карасы – шәхси деградациягә китерә, диләр әнә белгечләр.
Иң кызыгы – көнчелек мәктәптә, яшүсмерләрнең үзара мөнәсәбәтендә дә чагылыш таба икән. Юкса, безнең даими хәбәрчеләребез бу хакта сөйләшүгә кушылыр идемени?
Көнләшмәүче кеше юктыр
Көнчелек – ул начар әйбер, шуннан башлыйк әле. Беренчедән, үзең, үз күңелең өчен начар ул. Чөнки кара тап шикелле, синең күңелеңә сеңәргә мөмкин. Икенчедән, кемнән көнләшәсең – шуңа начар, чөнки синең негатив карашыңны ул да сизә, синнән ераклаша башлый. Ә инде дин ягыннан караганда, көнчелек һәм тәкәбберлек иң зур гөнаһ дип санала.
Нәрсә ул көнчелек? Психологик яктан карасак, ул «минем дә шундый буласым килә; минем дә шундый әйбер аласы килә» дигән хис итеп карала. Ләкин аның да төрле дәрәҗәләре бар. Кемдер аны җиңел генә кичерергә мөмкин, мәсәлән, дустың яңа кием алган, йә ул ниндидер өлкәдә синнән алдынрак, син уйлап аласың: «эх, бигрәк матур киенгән, мин дә шундый күлмәк алыр идем», йә «бигрәк матур әсәрләр яза икән, минем дә шулай язасым килә, күбрәк китап укырга кирәктер».
Ә була иң начар дәрәҗәдәге көнчеләр, алар үзенә ошаткан әйберле кешеләргә ничек тә булса зыян китерергә телиләр. Андый кешеләрне мин берничек тә аңламыйм, чөнки үзем бер дә көнче түгел, ләкин, кызганычка каршы, шундый көнчеләрне мәктәптә һәр көн күреп торам.
Көнләшмәүче кеше юктыр дип уйлыйм. Иң бай кешеләр дә үзләренең коллегалары белән байлыкта ярыша. Ләкин, әйткәнемчә, көнчелекнең дәрәҗәләре бар. Дәрәҗәнең югарылыгы кешенең үзеннән тора. Кешеләргә карап кына, алар булдырганнан көнләшеп кенә син беркайчан да яхшы кеше булмассың. Хыялларың булгач, үз өстеңдә генә эшләргә кирәк, һәм кешеләргә яманлык белән карамыйча, киресенчә, алардан үрнәк алып үсәргә кирәк.
Диана Фәрхетдинова, Әлмәт шәһәре, 1нче гимназия.
Мин дә ни икәнен беләм...
Мин көнчелекнең нәрсә икәнен аңлыйм. Ул хисне үзем дә кичергәнем бар. Мин көнчелеккә уртача карыйм. Көнчелек хисен ак һәм кара дип әйтәләр. Мәсәлән, бер кыз тырнакны үстерә дә буйый – аның классташ кызының да шулай үстерәсе килә башлый. Монда бернинди начарлык та юк. Икенче очракта бер малай белән кыз дуслашып йөри башлый, аларның бер классташы аларга карап көнләшә. Әле классташ кызына шул малай турында начар сүзләр сөйләп араларына да керергә мөмкин.
Мин, күбесенчә, беренче очракны (ак көнчелекне) кичерәм. Көнчелеге белән төрле начар гамәлләр кылган көнчелекне «кара көнчелек» дип атыйлар. Анысы кешене боза. Мин үзем, күңелдә көнчелек уянса да, тынычланырга тырышам.
Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Урта Кирмән мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев