Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Кемнең уенда нәрсә бар

Без үз уйларыбыз белән чынбарлык тудырабыз.

Уйлаган уйлар чынга аша

Чебеннәрнең һәм бал кортларының аңы турында бик гыйбрәтле мисал бар. Ике бөҗәк бер үк кыр өстендә очып йөри. Очкан вакытта чебен тирес кенә күрә, ә бал корты бары тик хуш исле чәчәкләргә игътибар итә, шулардан нектар җыя.

Безнең һәркайсыбыз бу дөньяны үз аңы аша күрә. Шуңа күрә чебен аңында бары тик тирес, ә умарта кортлары күңелендә чәчәкләр генә чагыла. Һәм бу аларның тормыштагы максатларына да бәйле. Кемнең уенда нәрсә бар, шул тормышка аша да инде.

Позитив фикерләү идеясе психологиядә генә түгел, медицинада да киң яктыртыла. Француз психологы һәм фармацевт Эмиль Куэ уңай фикерләү ысулы белән дәвалауның үз методикасын эшләгән.

Аның фикеренчә, әгәр пациентны бик кыйммәтле һәм файдалы дару белән дәвалануына ышандырсаң, терелү процессы күпкә тизрәк һәм нәтиҗәлерәк бара.

Үзенең пациентларына ул һәр көнне иртән һәм йоклар алдыннан бер үк сүзләрне кабатларга куша: «Мин көннән-көн яхшырак була барам». Һәм бу гади методика бик нәтиҗәле булып чыга. Табиб бу формуланы көненә егерме тапкыр кабатларга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев