Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Иртәгә соң булырга мөмкин...

Телефон, смартфон, гаджетлар – гәрчә уңайлы булсалар да, шактый зыянлы нәрсәләр. Балалар өчен бу «уенчыклар» аеруча файдага түгел.

Күз күреме начарлану, умыртка сөяге бозылу, экранга төбәлеп озак хәрәкәтсез утырган баланың, яшүсмернең кан әйләнеше нормада булмау… Шуларга өстәп, андагы уеннар да баланың сәламәт психолоик халәттә үсүен тоткарлый. Аның дөньяга, тормышка реаль карашын боза. Атыш, үтереш уеннары уйнауның ни дәрәҗәдә зыянлы булуы турында белгечләр әледән-әле кисәтеп тора бит.

Аннан шунысы да мөһим: күп вакытын гаджетта, андагы виртуаль дөньяда «яшәп» үткәргән баланың чынбарлык белән виртуаль тормышны бутый башлавы да куркыныч. Уеннарда нәрсә: кнопкага басасың – уенчы үлә, кабат кнопкага бассаң – кабат терелә. Реаль тормышта да үз гомереңә шундый мөнәсәбәт барлыкка килә. Моның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүе турында әледән-әле мәгълүмат чараларында ишетеп торабыз ләбаса…

Ә инде мәктәпкә гаджетлар алып баруга килгәндә… Кесәсендә андый «уенчык» булган баланың укуда, белем алуда гаме юк инде…

Гаджетларның уенчык түгел, бәлки файдалы ресур булуын һәм аны фәкать шул максатта гына куллану кирәклеген ничек төшендерергә соң? Баланы телефоннан ничек аерырга? Бу «чир»дән ничек коткарырга?? Берничә киңәш тәкъдим итәбез.

 

1. Дөньяны үзгәртәм дисәң, үзеңнән башла! Әти-әни – бала өчен үрнәк. Шуңа күрә үзегезнең кулыгызда көнозын гаджет булса, балагызда да нәкъ шулай булачак. Куллануны үзегез киметеп үрнәк күрсәтегез.

 

2. Өйдә, хуҗалыкта бергәләп эшләгез. Баланы тузан сөртергә, идән юарга, үзе артыннан калагын, тәлинкәсен юып куярга һ.б. өйрәтегез. Кызларга, мәсәлән, кул эшләре, чигү, тегү өйрәтү кызыклы булыр. Үзегез хуҗалыкта, бакчада эшләгәндә, баланы да чакырыгыз, бергәләп эшләргә тырышыгыз.

 

3. Баланың кызыксынуларын искә алып, аны түгәрәкләргә, секцияләргә яздырыгыз. Яисә бергәләп шөгыльләнегез. Әйтик, улыгыз футбол ярата икән – нишләп әле бергәләп футбол уйнамаска. Бу – бала өчен дә, үзегез өчен дә файдалы булачак.

 

4. Балагызның дуслары бармы? Алар ни белән мавыга? Иптәшенең кулында гаджет, планшет икән – балагыз да шуңа ук тартылачагы көн кебек ачык. Шуңа күрә җайлап кына балагыз аралашкан дус-ишен ачыклагыз. Балагызны мөмкин кадәр дөрес яшәү рәвеше алып бара торган, кызыклы ишләре белән дуслаштырырга, таныштырырга тырышыгыз. Әлбәттә, җайлап кына, ипләп кенә.

 

5. Йорт хайваны алыгыз. Өйдә дүрт аяклы дусты булса – балагыз телефон, планшетларга азрак игътибар итәчәк.

Балаларыбызны бүген тәрбияләмәсәк, иртәгә соң булырга мөмкин. Уңышлар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев