Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Имтиханнарга әзерләнә башлыйбызмы?

Елның икенче яртысында укучыларны борчый башлаган сорау – ул имтиханнар мәсьәләсе. Балалар сынау имтиханнары үтә, бетмәс контроль эшләр һәм башкалар...

Балалар үзләренең вакытларын дөрес бүлмиләр. Шунлыктан, бу вакытта бала стресс кичерә. Менә бу моментларны ничек итеп җиңелрәк үтәргә, ничек әзерләнергә соң?

Психолог Илүзә Әминова киңәшләре

Иң элек балаларның ни өчен стресска барып җитүен ачыклыйк. Әгәр дә инде укучы ел башыннан ук иркенләп, вакытын дөрес итеп бүлеп әзерләнә икән -ул беркайчан да стресс кичерми. Озакламый имтиханнар якынлаша, инде ныклап тотынып, аларга әзерләнә башларга кирәк. Тән калтырау, йөрәк кагу, тыны буу, уч төпләре тирләү – стрессның барлыкка килүе дигәнне аңлата. Иң беренче чиратта бала бу ситуацияне үзе өчен аңлап эш итәргә тиеш. Сезне нәрсә стресска китерә? Берничә пункт булырга мөмкин:

- сез җитәрлек дәрәҗәдә әзер түгел.

- вакытның бетеп баруы.

- вакытны дөрес итеп билгели һәм бүлә белмәү.

- сәламәтлегегез халәте булырга мөмкин.

Шушы юлларны дөрес итеп чишеп барсагыз, сез тынычлап, әкрен генә имтиханнарыгызга әзерләнә алырысыз һәм стресстан депрессиягә бирелмәячәксез!

Иң беренче чиратта анализларга кирәк: бу стресс ни өчен сездә барлыкка килде? Сезнең җитешсез ягыгыз нәрсәдә күренә?

Икенчедән, һәрдаим үзегезне мотивацияләргә тиешсез. Имтиханнарга әзерләнеп, мин аны яхшы тапшырам һәм үзем теләгән уку йортына кереп, хыялымдагы эшкә урнашам дигән уйлар белән үз-үзегезне мотивлаштырып торыгыз.

Экзаменга әзерлекнең төп этаплары:

- планлаштыру (уегыздагы эшләрне көндәлеккә язып бару);

- йокы һәм туклану режимын рәткә китерү;

- физик активлык (нагрузка) булдыру;

- репетитор белән эш итү;

- эмоцияләрне яшермичә, киресенчә, күрсәтү;

Мин булдыра алмыйм дип түгел, ә яхшы якларыгызны күрә белеп, үзегезне мактагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев