Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

«Җиде яшькә кадәр тәрбияләгез»

Шәхес буларак, бала җиде яшькә кадәр формалаша. Аннан соң аңа киңәш бирергә, юл күрсәтергә генә мөмкин, тик холык-фигыле инде үзгәрмәячәк.

Шуңа күрә балалар кечкенә чакта ук гаиләдә дустанә мөнәсәбәт булдырырга кирәк.

  • «Син - бала, мин - ана, син мине тыңларга тиеш», - дигән шартлар куеп кына зур нәтиҗәләргә ирешеп булмый. «Мин - синең дустың, миңа ышана аласың», - дияргә кирәк. Ул сезнең мәхәббәтегезне, аның үзенчәлекле якларын да кабул итүегезне белеп торсын.
  • Аңа үз карашыгызны көчләп такмагыз. Әгәр дуслары турында тискәре фикер белдерсәгез, сүзегезне дәлилләп, ни өчен шулай әйтүегезне аңлатып күрсәтегез.
  • Бала үзен урамда түгел, төрле түгәрәкләрдә эзләсә, дуслары да кызыксынуы буенча табылачак.
  • Сабыегызның дусларын өегезгә чакырырга тырышыгыз. Мөмкин булса, иптәшләренең әти-әниләре белән дә танышыгыз. Балагызның аралашу даирәсе һәм кызыксынулары турында белеп торырга ярдәм итәчәк бу.
  • Кайбер адымнарның Җинаять кодексына кертелүен, начар гамәл саналуын аңлатыгыз, бу хакта төшерелгән фильмнар күрсәтегез.

Дания Фәхертдинова, психолог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев