Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Чишелеш һәрвакыт табылсын

Вакыт узу белән яшүсмерләр дә, аларны борчыган мәсьәләләр дә үзгәрә. Ә менә хәзерге вакытта яшүсмерләрне ниләр борчый икән соң? Әйдәгез, шушы темага сөйләшеп алыйк.

ГАДЖЕТЛЫ ДӨНЬЯНЫ ӨЛКӘННӘР АҢЛАМЫЙ

Беренчесе – әти-әниләр белән мөнәсәбәт, минемчә. XXI гасырда күп кенә яңа гаджетлар, төрле приборлар һәм башка бик күп әйберләр барлыкка килде, алар яшьләр арасында бик нык популярлык алды. Бу яңалыкларның барсын да өлкән яшьтәге кешеләр аңлап та бетерми, я бөтенләй начар әйбер дип күз алдына китерә. Менә шушы аңламаучанлык аркасында бала белән ата-ана арасында конфликт барлыкка килергә мөмкин.

Икенчесе – ялгызлык. Элек тә шулай булган инде ул, хәзер дә: һәрбер яшүсмер үзенә чын дуслар табарга омтыла. Әгәр берәр егет йә кыз белән аралашмыйлар икән, ул, әлбәттә, аның психикасына начар тәэсир итә, чөнки зур үскәч ул йомык (закрытый) кеше булачак, беркем белән дә аралашмаячак, ягъни ялгыз булачак. Һәм бу, минем фикеремчә, бик үк әйбәт әйбер түгел.

Өченчесе – мәктәптә ниндидер проблемалар. Андый проблемалар берәр фәнне аңламау аркасында да булырга мөмкин. Йә дуслары белән ниндидер конфликт чыга ала.

Дүртенчесе – җавапсыз мәхәббәт. Мәсәлән, нинди дә булса егеткә бер кыз ошый, ди. Ул аңа бүләкләр биреп, ничектер ярдәмнәр күрсәтеп, кызга ошарга омтыла. Әмма кыз аны кире кагарга мөмкин. Йә ул кыз икенче бер егетне ошатып йөргән булып чыга. Мондый чакта әлеге малай әллә нинди адымнарга сәләтле була. Мәхәббәткә дә ышанмый башлый.

Әнвәр Мөхетдинов, Арча районы, Наласа мәктәбе, 8нче сыйныф.

 

НАЧАР БИЛГЕ АЛСАҢ...

Яшүсмерләрдә һәрвакыт проблемалар булган һәм хәзерге көндә дә бар. Элекке вакытта «проблемалар» да, яшүсмерләр дә бүтән булган.

Хәзер күп укучылар укуны ташладылар дип әйтеп була; өй эше эшләмиләр, тырышып укымыйлар. Хәзер бөтен бала интернетта. Китап уку, урамда уйнау да юк. Мәктәптән берәр әсәр укырга кушсалар, тиз генә кыскартылган вариантны укып чыгалар да бетте. Ә начар билге алсаң, әти-әниеңнән «эләгә». Шулай итеп, бала белән ата-анасы арасында мөнәсәбәтләр үзгәрә. Шуңа яшүсмерләрнең уку һәм гаиләсе белән проблемалары бар дип әйтә алам.

Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы мәктәбе, 6нчы сыйныф.

 

 

Психолог киңәше
Монда иң мөһиме – ялгызлыкның сәбәпләрен белү. Ә сәбәпләр күп булырга мөмкин. Исеңдә тот: син ялгыз булырга тиеш түгел. Әгәр дә дус таба алмаганга ялгыз булсаң, үзеңә хобби тап. Һәркемнең талантлары була. Гадәттә, алар ачылып бетми генә. Нәрсәне бигрәк тә теләп башкарасың? Шул юнәлештәге секциягә языл: яңа танышларың, дусларың барлыкка килер, дөньяга карашың киңәер. Уртак мәнфәгатьләр (интереслар) берләштергән кешеләр белән аралашудан үзеңне күпкә бәхетлерәк тоярсың.


Ата-аналар белән мөнәсәбәт

Бу очракта иң төп нәрсә – әти-әниең белән сөйләшә белү.

Әти-әниең сүз башлаганын көтеп торма, үзең сөйләшә башла.

Алар да кайвакыт сине үпкәләтәселәре килмичә, булышырга теләсәләр дә, ни дияргә һәм нинди сүзләр табарга белмәскә мөмкиннәр. Алар синең уйларыңны укый алмыйлар, ләкин син аларга үзең аңлата аласың. Әти-әниеңнән алар синең кебек вакытта нинди булулары, нинди кызыклы хәлләргә тарулары турында сораш.

Әти-әниең үсмер чакларын һәм үзләренең шул чордагы кичерешләрен искә төшерер, сине яхшырак аңлый башлар. Бу аралашу сезнең араларны күпкә якынайтыр. Һәм тагын... аларны ничек яратуың турында да ешрак әйт.
 

Мәктәп проблемалары

Мәктәп ул – төрле гаиләләрдә төрле тәрбия алган балаларны көн саен бергә туплаучы социум.

Конфликтлар биредә һәрвакыт булган һәм булачак. Сәбәп монда нәкъ шул төрлелектә. Иң мөһиме – беркайчан, нинди генә шартларда да беркем дә (балалар да, укытучылар да) сиңа физик һәм психологик басым ясарга тиеш түгеллеген исеңдә тот.
Андый хәл булган очракта, зурлардан ярдәм сорарга курыкма. Үз эчеңә бикләнмә. Янәшәңдә син ышанган, сөйләшә алган, ярдәм итә алган кеше булсын. Бу – әти-әниең була икән, тагын да яхшырак.

 

 

Җавапсыз мәхәббәт

Мәхәббәт ул – гаҗәеп кызыклы хис. Һәм еш кына җавапсыз да була ул. Һәм бу – нормаль хәл. Башка кешене ул сине яраткан өчен генә яратып булмый бит, үзең дә беләсең.
Әйе, җавапсыз мәхәббәт яралый. Тик күзең төшкән кешенең яратамы-юкмы икәнлеген – хисләрең турында әйтмичә, тәгаен генә белә алмыйсың. Шуңа күрә бу турыда әйтүдән курыкма.

Бәлки, ул синең ошатуың турында белми дә торгандыр. Бәлки, ул да ярата торгандыр, ләкин синең кебек үк әйтергә кыймыйча йөридер. Иң мөһиме – кемдер синең хисләреңнән көләр, кире кагар дип курыкмаска кирәк. Бу – аларның сайлавы. Ә син мәхәббәт һәм гаделлекне сайла (честность). Башка кешегә сайлау хокукы калдыр. Кире каккан очракта да, үзеңнең ярата белүеңә сөен. Бу – искиткеч халәт! Килер вакыт – син дә үзеңнең иң якын кешеңне очратырсың.
Гүзәл Закирова, Чаллы шәһәре, психолог

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев