Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Бәрәкәтле гаилә

Гаиләне баласыз күз алдына китереп булмый. Өйдә бала тавышы яңгырмаса, йортның бөтен яме югала.

Ә балаларны әхлаклы, инсафлы, тәртипле итеп тәрбияләр өчен күпме көч түгәргә кирәк. Шундый шаярту бар: «Автомобиль йөртү таныклыгын алу өчен күпме тикшеренү, имтихан үтәргә кирәк. Ә бала алып кайтканда моның берсен дә тәлап итмиләр.» Шуңа да, бу адымга барганчы, иң элек үзегезне әзерләгез.

Солтания Гатауллина, психолог:

«Бала тәрбиясе иң элек әтидән-әнидән башлана. Үзең тәрбияле булсаң, балаң да тәрбияле була. Дөресен генә әйткәндә, бала ана карынында тәрбияләнә башлый. Менә бер мисал. Машинада рульдә барганда авырлы ханым рок музыка тыңлый. «Рок музыка урынына классика тыңласагыз, яхшырак», - дигән сүзгә ул болай дип җавап бирде: «Ул бит әле бер нәрсә дә аңламый».

Бу дөрес сүз түгел. Болай итеп ана баласына «Син бернәрсә дә аңламыйсың» дигән установка бирә. Иң беренче балага узгач та аны яратырга, аны кабул итәргә кирәк. Һәм әти-әнигә дөрес яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Баланы карынында үстерүче әни, иң зур җаваплылык аңа төшә. Һәм әнинең сәламәтлеген саклаучы әти дә җаваплы. Өйдә никадәр тыныч атмосфера була, шулкадәр тыныч бала туачак.

Бала туды. Бала караватта аркылы ятканда ук аны тәрбияли башларга кирәк, буйга ятканда соң була, диләр. Бала тәрбияләүне һәркем үзенчә аңлый. Һәрбер әти-әни дөрес тәрбиялим дип уйлый. Иң беренче үз-үзеңне тәрбияләргә кирәк. Сүз белән без бер төрле сөйлибез, икенче төрле эшлибез. Бала сүзләрне ишетми, бала безнең гамәлләребезне кабатлый.

Нияз хәзрәт Закиров, «Иман нуры» мәчете имамы:

Балаларны тәрбияләү үзеңнән башлана дип әйтергә яратабыз. Чөнки син тормышың, үз мисалың белән балаларга иң беренче укытучы буласың. Мин аны үзем дә яшьли аңлап бетерми идем. Үзем өч бала атасы булгач кына аңладым. Кайбер мизгелләрне кире кайтарып булса, бүтәнчәрәк тә яшәр идем. Әмма бу мөмкин түгел. Балаларыбыз без эшләгән хаталарны эшләмәсен иде. 18 яшемнән бирле мин имам. Ул вакытта мин дини китаплар гына укый идем. Психология, социлогия буенча да укырга кирәк булган. Психология динебездә бар ул, аны диндә күрер өчен шундый китаплар да укырга кирәк.

Әгәр әти-әнинең үзбәясе дөрес икән, ул үз өстендә эшли икән, балалары да шул юлдан китәчәк.

Ата-ана тәртипле, тәрбияле булып та, баласы юлдан язган гаиләләр бар. Димәк, бу очракта әти-әни белән бала арасында кайсыдыр этапта элемтә, аңлашу югалган.

10-12 яшьтә бала өчен әти-әнинең авторитетлары кимегән, яшьтәшләренеке югары булган вакыт. Ничек тә балаң өчен үрнәк, дус булып калу юлларын эзләргә кирәк.

Хузур ТВ телеканалы материаллары кулланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев