Без дә кем өчендер үрнәк...
Өлкәннәргә урын бирү... Бу турыда бик сирәк сөйләшәбез бугай хәзер.
Автобуста өлкәннәргә урын бирү турында уйлап та карамаучы малайларны-кызларны да еш очратырга туры килә безгә. Әллә онытып барабыз микән без бу матур гадәтне, әйеме? Сез ничек уйлыйсыз?
Балаларның фикерләре:
Азалия Сабитова:
Бәлки аның кәефе юктыр?
Онытмыйбыз, чөнки укытучылар безгә: «Олыларга карата мәрхәтле булырга кирәк!» – диеп тукып тора. Әти-әниләр дә! Тик баланың тәрбиясенә алар гына түгел, җәмгыять тә йогынты ясый, миңа калса. Җәмгыять кайвакыт көчлерәк тә тәэсир итә әле! Әйтик, бер яшүсмер урын бирми икән, башкаларының да: «Ә нигә мин?» – дип уйлый башлавы мөмкин.
Олыларга ихтирам күрсәтмәгән кеше күңелдә матур хисләр тудырмый, билгеле. Әмма... без бер яклы гына уйларга күнеккәнбез. Бәлкем, урын бирмәүче баланың да кемгәдер үпкәсе бардыр, көне уңышлы узмаган, юлы уңмагандыр, бәлки авырыйдыр?
Шәхсән мин үзем автобуста һәрвакыт өлкәннәргә урын бирәм. Үзем дә бит әби кызы, бабай кызы мин!
Рәйсә Абдуллина:
Әби ни өчен утырудан баш тартты икән?
Өлкәннәргә урын бирү дигәч, минем дә бер тетрәндергеч хәл искә төште әле. Казанга ял итәргә дип барган идем. Менә бервакыт автобуска ап-ак чәчле, авырлык белән генә атлаучы әби килеп керде. Автобус шыгрым тулы иде. Мескен әбекәй, як-ягына каранып, урын эзләде. Тик кая ул! Каршымда утырган ике яшүсмер егет керфекләрен дә кузгатмады, айфоннарына текәлеп утыра бирделәр.
– Әбекәй, әйдә, утырыгыз, – дидем инде үзем сикереп торып. Тик, иң кызыгы, әби утырырга ашыкмады.
– Балам, кирәк түгел. Утыр, утыр. Мин басып та бара алам, – диде. Югыйсә, аңа басып торуның авыр икәне күренеп тора иде...
Нигә утырмады икән ул шулай да? Әллә безнең битарафлыкка күнегеп беткән булды микән? Өлкән яшьтәге әби өчен басып тору (автобус тулы яшьләр булса да!) гадәти хәлгә әйләнеп беткән, күрәсең.
Гөлназ Әхмәдиева:
Тормыш – искиткеч укытучы!
Өлкәннәргә урын бир, дигән сүзләр гел колакта яңгырый кебек минем. Төгәл кемнән ишеткәнне хәтерләмәсәм дә, онытылмый. Янда олы яшьтәге кешеләр күренә икән, аларның басып торуын тыныч кына карап утыра алмыйм. Кайбер кагыйдә һәм тәрбияви дәресләр бар: аларны аңлатып торуны әти-әни максат итеп куймаса да була. Чөнки тормыш – искиткеч укытучы. Өлкәннәргә урын бирергә кирәклекне иртәме-соңмы һәркем аңлаячак. Тик бик соң булмасын иде инде ул...
Айгөл Фәттахова:
Без дә кем өчендер үрнәк
Беребезне дә өйләребездә, уку йортларыбызда начарга өндәмиләр. Тик без «Әй, белмәсләр әле, күрмәсләр әле», дип уйлапмы шунда, матур булмаган эшләр кылып куябыз. Юкса, башка кешегә гади генә нәрсә белән дә ярдәм итсәң дә, күңелдә аерым бер рәхәтлек барлыкка килә. Ә бөтен кеше шул рәхәтлекне тоярга омтылса, дөньябыз тагын да ямьләнер иде.
Кыскасы, үзебезнең дә кем өчендер үрнәк икәнебезне онытмыйк.
Ике төрле караш
Кайчандыр «Өлкәннәргә урын бирергә кирәк»леге аксиома итеп кабул ителә иде. Шунысы кызык – бүген инде ике төрле караш яшәп килә икән. Бер төркем кеше моны шулай кирәк, дөрес дип санала, икенче бер төркем мәҗбүри санамый. Һәм моны төрле сәбәпләр белән аңлата. Әйтик, безгә беркемнең дә булышканы юк, димәк без дә беркемгә берни тиеш түгел, дип. Эш күп, башта уй-мәшәкать күп, һәрвакыт каядыр ашыгасың. Һәм менә шундый чакта ниндидер кагыйдәләрне дә истә тотасымыни инде, янәсе.
фото татар.информ сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев